Хәтер Һәм кайгы көненә багышланган чаралар «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә үткәрелде.

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

75 ел элек, 1941 елның 22 июнендэ Бөек Ватан сугышы башланды. Хәтер  хәм кайгы көненә багышланган чаралар «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә үткәрелде.Сугышта катнашкан ветераннар, тыл хезмәткәрләренең истәлекләренә нигезләнгән хәтер кичәсе үтте. Дәhшәтле сугыш елларына багышланган жырлар жырланды, шигырьләр укылды. Сугыш кырында ятып калганнар, арабыздан китеп барган батырлар олы ихтирам белән искә алынды. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр ләкин онытырга аны ярамый. Илебезнең күкләре тыныч булсын, сугыш утлары кабынмасын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International