Сугыш ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

   Сарман авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вагыйзов Хан Вагыйз улы 22 июньдә олуг юбилеен – 95 яшь тулган көнен билгеләп үтте.

   Бу көнне ветеранны юбилее белән котларга “Шәфкатъ” үзәге директоры Хузина Г.И. һәм Сарман иреклеләр үзәге яшьләре дә килде.

   Хан абый тормышның ачысын-төчесен күп татыган, аеруча Бөек Ватан сугышы елларында күп кыенлыклар кичергән. Кунаклар ветеранны гомер бәйрәме белән җылы котлап, исәнлек-саулык, тыныч картлык теләп, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

   Юбиляр кунакларга ихлас теләкләре һәм игелекле сүзләре өчен зур рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International