Китап – ул хәзинә

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Китап – иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», - ди П.А. Павленко.

Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар  - безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап - канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап - әнә шундый могҗизалы нәрсә ул.

Китап - киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Өчөйле Саклау авыл китапханәсенә китап укырга килүче балаларыбыз шактый. Шулар арасыннан иң күп китап укучы  4 сыйныфка укырга баручы Габидуллина Камилә. Камилә үзе генә түгел, әле укырга кермәсә дә сеңлесе Габидуллина Азалия белән бергә  китапханәгә яратып йөриләр. Камилә: “Китап укый башласам, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә калам”, - ди. Китапханәгә балалар өчен берсеннән берсе матур китаплар кайтты, сезнең барыгызны да китапханәгә чакырып калабыз. Ә Камилә белән Азалиягә алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International