Эшлекле очрашу
16 январь көнне Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ветераннар советлары рәисләре һәм активларының чираттагы эшлекле очрашуы булды. Мәдәният, яшьләр бүлекләре, район гәҗите баш мөхәррире, мәгариф бүлеге, мәчет, хокук саклау органы җитәкчеләре, үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр.