Бүген үзәк балалар китапханәсендә шагыйрь Разил Вәлиевка 70 яшь тулуга багышланган әдәби дәрес үткәрелде. Чарага Сарман гимназиясенең 3 “В” сыйныфы укучылары килделәр. Китапханә хезмәткәрләре балаларны әдипнең тормыш юлы белән таныштырдылар, аның иҗатына күзәтү ясадылар. Кичә барышында Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырлар яңгырады, аның әсәрләреннән өзекләр укылды, шигырьләр сөйләнде. Укучыларга "Р. Вәлиев шигъриятендә балалар дөньясының чагылышы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.