Бүген, 17 январьдә, Кәүҗияк авыл җирлегендә гражданнар алдында отчет җыелышы узды.
Бу җыелышта район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаштылар.
Җирлек башлыгы Фиргать Хөснетдинов һәм "Сарман" агрофирмасы бүлечәсе җитәкчесе Илнар Марданшин узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Полициянең участок уполномоченные Ләззәт Хәсәнов криминоген хәлне яктыртты. Кәүҗияк авылы ветераннар һәм инвалидлар Советы рәисе Фәүзимә Шакирова үз өлкәсенә кагылган мәсьәләләргә туктатылды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин җирлек халкын районның социаль-экономик үсеше белән таныштырды, халыкка тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Җыелыш ахырында катнашучы район һәм оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре җирлек халкының сорауларына җаваплар бирделәр. Авыл җирлеге алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.