Әлмәт авыл җирлегендә гражданнар алдында отчет җыелышы

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә, 17 январьдә, Әлмәт авыл җирлегендә гражданнарның гомуми җыелышы узды.

Авыл җирлеге буенча  2016 нче елда башкарылган эшләр  һәм 2017 нчы елга куелган бурычлар турында җирлек башлыгы Газизов Данияр Әнвәрович чыгыш ясады.

Сарман  агрофирмасының 2016 нче елдагы  эшчәнлеге турында информациясе белән бүлекчә җитәкчесе Марданов Илнар Әдипович таныштырды

Полициянең участок уполномоченные Хәсәнов Ләззәт Дагирович районда  криминоген хәлне яктыртты.

Район башлыгы Хоснуллин Фәрит Мөнәвирович  20176 нче елда районда башкарылган эшләр һәм алга куелган бурычлар турында таныштырды

Җыелыш ахырында район һәм оешма җитәкчеләре һәм белгечләре җирлек халкының сорауларына җавап бирделәр. Авыл җирлегендә яшәүче, юбилейларын үткәрүчеләргә бүләкләр тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International