Югары Чыршылы җирлегендә үткән авыл җыеннарында район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов, “Нөркәй” агрофирмасы генераль директоры урынбасары Хәлил Шәйхразыев, полиция участок уполномоченныйлары Раил Таҗетдинов катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Җирлекләрнең еллык эшчәнлеге хакында Югары Чыршылыда авыл башлыгы Илсур Камалетдинов хисап тоттылар. Ахырда халык үзен борчыган сорауларын “яудырды”. Аларның кайберләренә җаваплар урында ук бирелсә, икенче берләре хәл итү өчен язып алынды.