Ләке җирлегендә үткән авыл җыенында район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов, “Нөркәй” агрофирмасы генераль директоры урынбасары Хәлил Шәйхразыев, полиция участок уполномоченные Ләззәт Хәсәнов катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Җирлекләрнең еллык эшчәнлеге хакында Ләкедә җирлек башлыгы урынбасары Светлана Попова хисап тоттылар. Ахырда халык үзен борчыган сорауларын “яудырды”. Аларның кайберләренә җаваплар урында ук бирелсә, икенче берләре хәл итү өчен язып алынды.