17 январь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә “Әй, гомер агышлары...” исемле әдәби-музыкаль очрашу кичәсе үткәрделәр. Игътибар үзәгендә Яңа Әхмәт авылында яшәүче, шигырьләр язучы Шәйхелмәрдән Ризатдинов һәм аның тормыш иптәше Гөлүсә ханым булды. Кичә барышында җирле шагыйрьнең күп кенә шигырьләре Рәзинә Гарифуллина, Равилә Шәмсетдинова, Ильмира Нигъмәтуллина, Гөлнур Мадьярова, Илгизә Сәлахова һәм Гөлүсә Ризатдиновалар тарафыннан сәнгатьле итеп укылдылар. Шәйхелмәрдән аганың гармунда уйнап җырлавын тамашачылар алкышларга күмделәр. Роза Гәрәева һәм Рәзинә Гарифуллиналар башкаруында яңгыраган моңлы җырлар кичәне тагын да да ямьләде. Суфия Әхмәдуллина, мандалинада татар халык көйләрен уйнап, халыкның күңел кылларын тибрәндерде. Нурсинә Хәйруллина үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Бу гаиләнең тырышлыгына, киң күңеллегенә балаларының акыллылыгына соклануын белдерде. Экранда күрсәтелгән презентация, җырлар язмасы, Шәйхелмәрдән Ризатдиновның шигырьләреннән төзелгән “Шигырьләрем дәва булсын” исемле күргәзмә тамашачыларга күп мәгълүмат бирде. Очрашу кичәсе бик җанлы үтте, күңелләрдә якты хәтирәләр калдырды. Тамашачылар исеменнән Зина Якупова һәм Гөлүсә Ризатдиновалар оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.