Сарман гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучылары һөнәр сайлыйлар

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген Сарман гимназиясендә 11 сыйныф укучылары катнашында “Үз язмышыңны сайла” дигән темага тренинг үткәрелде.

Сарман гимназиясе педагог-психологы Венера Галәлиева җитәкчелегендә укучылар сорауларга җаваплар бирделәр, төрле күнегүләр эшләделәр. Мәшгульлек үзәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова һөнәрләр, аларның кеше тормышындагы роле, һөнәр сайлау үзенчәлекләре, бүгенге заманның иң актуаль һөнәрләре турында сөйләде. Соңыннан укучыларга шушы ук темага видеоролик тәкъдим ителде.

http://sarman-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International