"Язгы изге эшләр" акциясе кысаларында, 21 апрель көнне Сарман район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә булдылар. Ял итүчеләр өчен "Дуслык күперләре салыйк сихри моңнарда" дип исемләнгән концерт күрсәтелде. Матур җырлар, дәртле биюләр, гармунчылар чыгышлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, алар артистларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН