Сарманда шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

«Сарман» агофирмасында шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр.

Биредә ул 4000 гектар мәйдан биләячәк. Бүген эшләр агрофирманың Каташ Каран янындагы 150 гектарлы басуында бара. Башта гектарына 1 центнер исәбеннән – катлаулы ашлама, 3 центнер аммиак селитрасы кертелә. Аннан компактор белән эшкәртелә һәм чәчкечләр керә. Бүген басуга беренчеләрдән булып Ринат Сәгъдәтов белән Айдар Рәхимов чыкканнар.

Чөгендер чәчү белән берочтан арпа чәчелә, көзге культураларны тукландыру бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International