Китапханәдә балаларны яклау көне

2017 елның 2 июне, җомга

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. 2 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көненә багышлап үзәк балалар китапханәсе “Ләйсән” балалар бакчасын кунакка чакырып «Җырлы – моңлы балачак» исемле балалар иртәсе үткәрде. Әлеге кызыклы очрашу барышында балалар китапханәдә яңа китап журналлар, китапханәнең тәртипләре белән таныштылар. Нәни китап сөючеләребез серле китап иленә сәяхәт кылдылар. Бу иртәнең яме булып “Наян һәм Шаян” килделәр. Бәйрәм конкурслар, җырлар, кызыклы уеннар, викториналар, табышмаклар белән дәвам итте. Бәйрәм азагында балалар китапханә янындагы асфальтта табигать, кояш, чәчәк, әкият геройларын ясадылар, үзләре ясаган рәсемнәр турында матур итеп сөйләделәр. Рәсем аркылы балалар үзләренең хис-кичерешләрен, күңел халәтләрен чагылдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International