Җәй балаларның көтеп алган каникул вакыты.Аны файдалы да, матур да итеп үткәрү максатыннан, Республика программасы нигезендә төзелгән “Татар Илеге”” ял итү паркында 19 июль көнне Сарман балалар һәм зурлар китапханәсе хезмәткәрләре “Их, күңелле балачак” исемле бәйрәм үткәрделәр. Бу көнне анда балалар да күп җыелды,чөнки парк иң яңасы һәм иң матуры да. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, ярыштылар, шигырьләр укыдылар,татлы призларга ия булдылар.
Җәйнең бу кояшлы,җылы, матур көне балалар күңелендә дә озак сакланыр.