30 июль коне Җәлил бистәсенең Әхмәдиев урамындагы 14,16 йортларның ишегалды территориясендә «Ишегалды бәйрәме» Валентина Сабитова оештырган бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмгә бик күп балалар, яшьләр, өлкән буын кешеләре җыелды. Халык өчен концерт программасы, мастер-класслар, балалар уеннары әзерләнгән.
Бүген Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район Үзәк ял паркында тантаналы чара оештырылды.
Диңгезчеләрне бәйрәмнәре белән Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, иң активларына Рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ленар Һамбал улы Һадиуллин да котлауларга кушылды, гаскәр ветераннарын, аларның гаилә әгъзаларын бүләкләде. Хәрби-диңгез флоты төркеменең район буенча җитәкчесе Мөнәвир Зыятдинов төркемгә яшьләрне кабул итте, иң өлкән диңгезчеләрне, актив гаиләләрне билгеләп үтте. «Хәрби кардәшлек» берләшмәсе вәкилләре котлаулардан читтә калмадылар.
Мәңгелеккә күчкән диңгезчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Ахырдан мемориалга чәчәкләр салынды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән оештырылган "Татарстанда җәй" проекты кысаларында узды.
Кадерле дуслар! "Мәдәни мохит "республика рәисе Р. Н. Миңнеханов инициативасы белән оештырылган "татарстанда җәй" проекты кысаларында Җәлил бистәсе халкын һәм кунакларын сөендерүен дәвам итә!
Всех барыгызны да 26 июльдә көтәбез!
Башлана 18:00.
Исегезгә төшерәбез, «Татнефть» компаниясенең "Мәдәни мохит" проекты һәр шимбә бистәнең ике мәйданчыгында уза.
М. Җәлил исемендәге бульварда музыкант, композитор һәм җырчы, Soundtrack вокаль төркеме җитәкчесе Александр Головин чыгыш ясаячак.
Җәлил мәйданчыгында үткән чыгышлары турындагы фикерләргә караганда, аның монда бик күп сөючеләре бар. Ә Мәдәният сарае мәйданында балалар өчен чираттагы анимацион күңел ачу программасы оештырылачак.
Килегез! Атна буена энергия белән тулыланырбыз!
Татарстанда җәй дәвам итә! «Татарстанда җәй» һәм «Курше фест» проектлары ярдәмендә Сарман муниципаль районының Сарман авылында Гаяз Исхакый урамындагы йортлар ишегалларында Илдар һәм Альбина Исламовлар концерты узды. Кичә уңай хис-кичерешләр, матур музыка, җылы атмосфера, тәмле ризыклар бүләк итте! Бу онытылмас бәйрәм өчен артистларга һәм тамашачыларга рәхмәт белдерәбез!
Бүген Ләке авылында Питрау билгеләп үтелде.
Халыкны бәйрәм белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Григорьевич Антонов котладылар, иң алдынгыларны бүләкләделәр. Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе урынбасары Ирина Айдар кызы Муллина мәдәният йортына да бүләк ясады. Тантаналы чараны якташыбыз Алмаз Әгъләмов белән авыл мәдәният йорты директоры Римма Антонова алып бардылар.
Бәйрәмдә төрле ярышлар оештырылды: ир-атлар да, хатын-кызлар да себеркесен дә җыйдылар, бер-берсен арбага утыртып та йөрделәр, кул да көрәштерделәр, капчык киеп тә йөгерделәр, гер дә күтәрделәр, таяк та тартыштылар. Келәмдә көрәшчеләр көч сынаштылар. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Якташларын сөендереп, бәйрәмгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев та кайткан иде. Шул ук вакытта катнашучылар «Питрау чибәре» исеме өчен дә көрәштеләр.
Мәйданның бер почмагында машина тартучылар да булды әле! Кыскасы, бәйрәм бик эчтәлекле булды һәм барысының да күңеленә хуш килде.
7 июльдә районның Үзәк ял паркында Ватанны саклаучылар елы, «Гаилә атнасы», «Татарстанда җәй» проектлары кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Мәхәббәт һәм тугрылык» бәйрәм чарасы узды.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин район халкын һәм кунакларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.
Радик һәм Альбина Шәкүровлар, Илнар һәм Айгөл Хәбибуллиннар, Руслан һәм Миләүшә Шакировлар, Рафаэль һәм Әлфия Хәсәновлар, Рәшит һәм Роза Нигъмәтуллиннар, Камил һәм Әсфия Әюповлар, Наил һәм Гөлнур Хәкимуллиннар күп балалы гаиләләрне, свода катнашучыларны, гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләделәр.
55 ел бергә бәхетле никахта яшәгән һәм балаларын лаеклы итеп тәрбияләгән Рәшит белән Роза Нигъмәтуллиннар гаиләсен «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медале белән бүләкләделәр.
Бәйрәм мәйданчыкларында «Бәхет беләзеге», «Җилфердә, бау!", «Самавырчык-чәй һәм бөтен гаилә өчен коймак» гаилә пикнигы, конкурслар, «Әни өчен ромашка» спорт-Гаилә эстафетасы, тематик күргәзмәләр. Бәйрәм Гаилә иҗат коллективлары, үзешчән сәнгать осталары катнашында концерт программасы белән дәвам итте.
Татар халкының иң яраткан бәйрәме-язгы кыр эшләре тәмамлангач уздырыла торган Сабантуй быел киң колач һәм күңелле узды. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар катнашты. Котлау сүзләре белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Миргазыйм улы Салихов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Наил улы Гарипов чыгыш ясадылар. Алдынгыларга бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды. Мәйданда көчле спорт дәртләре, көч һәм җитезлек ярышлары кайнап торды: ГТО нормативлары кысаларында герләр һәм штангалар күтәрделәр, аркан һәм таяклар тарттылар, кыек бүрәнә өстендә баланс тоттылар һәм биек шома баганага менеп бастылар, багана башына приз куелды. Мәйдан уртасында милли көрәш буенча ярышлар узды. 2025 елгы Сабантуйның абсолют батыры Радик Раушан улы Насруллин булды, аңа тәкә һәм акчалата бүләк бирелде. Җиңүчеләрне бүләкләү бәйрәмнең төп сәхнәсендә узды. Җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сабантуй программасы кысаларында башка бик күп ярышлар, уеннар, конкурслар һәм шаяртулар уздырылды. Районның иҗат коллективлары чыгышлары бәйрәмнең тагын бер бизәге булды. Сәүдә нокталары, балалар мәйданчыклары, батутлар эшләде.