ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 1 июлендә Президент Мәдәни инициативалар фондының грант конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүгә старт бирелде. Фонд адресына барлыгы 12460 гариза кергән, шуларның 11846сы эксперт бәяләвенә юлланган. Конкурста һәр оешма диярлек катнаша ала.

Музей хезмәткәрләре тарафыннан зур эш башкарылды, күп вакыт һәм көч сарыф ителде, әмма бер генә минутка да безне ташламады. Проектның географиясе башта безнең районны гына колачласа, гариза биргән вакытта ул районара проектка күчте.

Һәм менә Фонд сайтында көтеп алынган нәтиҗәләр игълан ителде.

Татарстан Республикасы буенча Сарман муниципаль районы «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет учреждениесенең 77 проекты хупланды, җиңүчеләр арасында «Алар Ватанны сакладылар» проектына грант ярдәме күләме -396 714 сум.

Тэги: #культурнаяволна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International