Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее "Президентский фонд культурных инициатив" грантлар конкурсы җиңүчесе!

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

2021 елның 1 июлендә "Президентский фонд культурных инициатив"   грантлар  конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүгә старт бирелде. Фонд адресына барлыгы 12460 гариза кергән, шуларның 11846  экспертлар бәяләвенә юлланган. Конкурста һәр оешма диярлек катнаша ала иде.

Музей хезмәткәрләре тарафыннан зур эш башкарылды, күп вакыт һәм көч сарыф ителде. Проектның географиясе башта безнең районны гына колачласа, гариза биргән вакытта ул районара проектка әйләнде.

Һәм менә Фонд сайтында көтеп алынган нәтиҗәләр игълан ителде.

Татарстан Республикасы буенча 77 җиңүче проектларның берсе  Сарман муниципаль районының  «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет учреждениесе, «Они защищали отчий дом» проектына грант ярдәме күләме -396 714 сум!!!

Бу безнең өчен чираттагы җиңү генә түгел, әлеге юнәлештә эшләү буенча гаять зур тәҗрибә дә, чөнки проектларга куелган таләпләр бик югары иде. Музей коллективы «Президенсткий фонд культурных инициатив» грантлар конкурсын оештыручылардан котлаулар алды: "Ихлас котлауларны кабул итегез - сезнең проект «Президенсткий фонд культурных инициатив»  беренче грант конкурсында җиңүчеләр арасына керде!

Сезнең идея кискен конкурентлы көрәштә җиңә алды-чөнки грант алу өчен тәлапләр бик югары иде: заявка биргән 8 проект командасының берсе генә ярдәм алды. Бу, һичшиксез, горурлык өчен сәбәп. Сезнең проектны экспертлар югары бәяләделәр, һәм куелган максатларның нәтиҗәле булуына өметләнә.»

 

Проектның нигезенә бүгенге көндә бик актуаль һәм мөһим булган аспектлар - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү салынган. Дәүләттә иң мөһиме һәм кыйммәтлесе-ул халык! Ә бу халыкның киләчәктә нинди булачагы үсеп килүче буынны ничек тәрбияләвебезгә бәйле.

Проектны тормышка ашыруда катнашучылар интерактив чаралар циклының төп геройлары булачак һәм бөтенләй яңа рольләр уйнаячак.

Алда-зур, әмма мавыктыргыч һәм иҗади эш. Башлау һәрвакытта да җиңел түгел, әмма без үз көчебезгә ышандык һәм үзебезнең креатив идеябызны тормышка ашыру юлында беренче адымнарыбызны ясадык. Без проектны гамәлгә ашыруның уңышына ышанабыз! Һәм чын күңелдән, куелган максатларга ирешүдә ярдәм иткән өчен Президент фондына рәхмәт белдерәбез! Һәм, әлбәттә, тарихны өйрәнү, интерактив чараларда катнашып, үз талантларыгызны сынап карау өчен, барыгызны да музейга чакырып калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International