ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Музейда чираттагы мавыктыргыч һәм бик күңелле чара үтте. Бу юлы Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 а сыйныфы укучылары белән очрашуыбызны очсыз-кырыйсыз галәмгә, аның серләрен чишуче галимнәргә, космоска очучы герой шәхесләргә, кыскасы Космонавтика көненә багышладык. Әлегә темага бәйле яңа фактлар белеп, башваткычлар чишеп, һәркем үзенең “галәмен” рәсемгә төшереп, флешмобларда катнашып, хәтта ачык космоска чыгып янәдән космик корабльга утырып әйләнеп кайттык. Килегез, бездә һәрвакыт күңелле!!!


9
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

"Творчество без границ" проекты Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. Беренче катнашучыларыбыз – Сарман гимназиясенең коррекция сыйныфы укучылары булды. Алар өчен без биш дәрес үткәрдек. Бу дәресләрдә балалар рамада үрүнең яңа техникасына өйрәнделәр. Һәр бала үз куллары белән матур, уникаль келәмчекләр ясады.

 

Бүген Сарман гимназиясенең 9 сыйныф укучылары өчен  Җәлилчеләрнең батырлыгына багышланган чара узды. Якташыбыз, легендар дәһшәтче Зиннат Хасанов та аларның сафында сугышкан. Укучылар каһарманның тормыш юлы һәм фидакарьлеге турында тыңлады. Яшь буын Ватан тарихын онытмасын!


27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

23 гыйнварда Лениногорскида «Ел хатын-кызы» республика конкурсы булды. "Мәдәният һәм рухият" номинациясендә  безнең җитәкчебез, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Кашипова Дания Мәмдүховна җиңүче булды!

Аның җитәкчелегендә музей тарих саклау урыны гына түгел, ә барлык буын кешеләре өчен җанлы, заманча мәдәният, ватанпәрвәрлек һәм рухи үсеш үзәгенә әверелде.

 «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистларына рәхмәт белдерәбез. Аларның ярдәме һәм ихлас күңелдән катнашуы бу уңышның якты өлеше булды. Бу буыннар дәвамлылыгының һәм зур максатларга уртак омтылышның искиткеч үрнәге!

Дания Мамдуховна профессиональлеген генә түгел, ә рухи көчен, зирәклеген һәм үз эшебезгә бирелгәнлеген дә күрсәтте.


10
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Ватаныбызның батыр улларын искә алу  көне уңаеннан, музейда Лейсан балалар бакчасы нәниләре өчен "Они защищали Отчий дом" темасына интерактив чара уздырылды.


19
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

 

Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее «Нить Ариадны» дип аталган инклюзив проект тәмамлады.

Тугыз ай эчендә Татарстан Республикасының Тукай һәм Мөслим районнары интернат-мәктәпләреннән 30 укучы, Сарман һәм Иске Минзәләбаш мәктәпләре коррекция сыйныфларыннан 30 укучысы, Җәлил инвалидлар һәм картлар интернат-йортында бүгенге көндә тәрбия алучы 15 өлкән кеше туку техникасын үзләштерде. Проектта катнашкан балалар һәм өлкәннәр музей хезмәткәрләре һәм педагоглар тырышлыгы белән туку станнарында тукыма тукып, искиткеч эксклюзив сумкаларга тектеләр. Һәрбер сумка уникаль һәм балалар өчен шатлык, ышаныч чыганагы буларак матурлыкны үз кулың белән тудыра алуга зур горурлык хисе тудыра.

Бүген музейда проектның уңышлы тәмамлануына багышланган тантаналы чара узды. Һәр катнашучыга үзләренең эшләнмәләре тапшырылды.

Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы һәм Сарман муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Гөлназ Гөлүс кызы үз чыгышларында безнең эшебезнең мөһимлеген, мәдәни мирас үсешенә керткән өлешебезне ассызыкладылар.

Проект кысаларында үткәрелгән чаралар балаларны һөнәргә өйрәтеп кенә калмады, хәтта алар алдында мөстәкыйльлек һәм иҗатның яңа дөньясына ишек ачты.

 


28
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең коррекция сыйныфы укучылары «Нить Ариадны» проектында катнашуларын дәвам итәләр.

"От ниточки до сумочки" дип аталган чаралар циклы кысаларында безнең яшь дусларыбыз кулларында җепләр искиткеч бизәкләргә һәм уникаль эшләнмәләргә әйләнделәр, әлеге төсле тукымалар һәр баланың күңел җылысын сеңдергән кебек.

Проект инде азагына таба якынлашып килә, ә без үз чиратыбызда балалар өчен зур йомгаклау бәйрәменә инде күптән әзерләнә башладык.


23
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Ә без "Нить Ариадны" проектын тәмамлауга якынлашабыз һәм бүген катнашучыларның инде бишенче төркеме белән эшләдек. МБББУ "А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" нең коррекцион сыйныф укучылары белән без инде беренче ел гына эшләмибез. Беренче очрашуыбыз "Основа ручного ткачества" темасына багышланды, төп төшенчәләр һәм эш техникасы белән таныштык. Зур станоклар артында эшкә керешкәнче, кечкенә рамнарда күнегүләр ясадык.


18
июль, 2025 ел
җомга

"Нить Ариадны" проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Алда әйтелгәнчә, проект командасы тәҗрибәле белгеч һәм проектның партнеры Уразгильдина Наталья Евгеньевна җитәкчелегендә традицион тукучылык өлкәсендә осталыкны арттыруга юнәлдерелгән мастер-класслар сериясен уза башлады. Проект кысаларындагы өченче дәресебез  бизәкле туку нигезләренә багышланды. Проект "Свет" хәйрия фондының финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.


14
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Музей “Нить Ариадны” проектын тормышка ашыруын дәвам итә.  Җәлил картлар һәм инвалидлар йортынан килгән төркем белән инде өченче очрашуыбыз. Ләкин бу очрашуыбыз тагын да үзенчәлеклерәк булды, чөнки бу юлы безнең белән бер рәттән Беренчеләр хәрәкәте активистары да катнашты.

Алар очрашуыбызның уникаль атмосферасын тудырды. Бу очрашу яшьләргә өлкәннәр тәҗрибәсенең кыйммәтен аңларга ярдәм итүче, аларга сакчыл карарга өйрәтүче һәм әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга һәм аларга ярдәм итәргә теләк тудыручы буыннар арасындагы җылы мөнәсәбәтләрнең  мөһимлегенә ачык мисал булды. «Нить Ариадны» проектында һәр катнашучы үзен зур уртак эшнең бер өлеше итеп тоя, үзара ярдәмләшүгә һәм аңлауга нигезләнгән гармонияле җәмгыять булдыруга үз өлешен кертә. Һәм бу тылсымлы җеп төрле буыннарның йөрәкләрен һәм җаннарын бәйләп, чиксез дәвам итсен иде! Барлык катнашучыларга онытылмас хисләр, хәтеребездә мәңгегә уелып калачак якты хәтирәләр өчен чиксез рәхмәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International