3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасы коллективы Бөтенроссия өмәсендә актив катнашты. Балалар бакчасы территориясен һәм якын-тирә территорияне җыештыру буенча зур эш башкарылды.
Кояшның җылы нурлары табигатьне кышкы йокыдан уятты. Калын кар юрганы эрүгә, аның астындагы үләннәр генә түгел, ә кыш буена атылган чүп-чарларыбыз да баш күтәрделәр. Табигатьнең матурлыгын бозган бу тискәре күренешләрне без, гадәттәгечә, өмә ясап төзәтергә тырыштык. Мәктәпнең зур коллективы бердәм җыештыру эшенә кереште. Агачлар агарту, калган яфракларны тырмалау, чүпләрне җыю, мәктәп янын тәртипкә китерү оештырылды. Бу эшләр даими рәвештә үткәрелгән экологик өмә кысасында һәм бөтен Россия күләмендәге «Яшел Россия» акциясенә кушылып башкарылды.
Шимбә өмәсе - матур дөньяда яшәү теләген күрсәтү, һәркемгә ачык һавада язгы көндә аралашу өчен менә дигән ысул. Шулай итеп, 23 нче апрель көнне "Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында Җәлил гимназиясе укучылары өмәгә чыктылар. Саф һавада эшләү барысына да бик күп шатлык һәм ләззәт алып килде.
23.04.2002 елда Җәлил бистәсенең барлык бюджет оешмалары «Тырыш»чишмәсе территориясендә санитар – экологик өмәдә актив катнаштылар. Чишмә җыештыру һәм чистарту уңышлы узды. Оешмалар көче белән бик күп чүп-чар җыеп чыгарылды, чишмә үзе чистартылды.
Бюджет оешмаларына, атап әйткәндә, санитар-экологик өмәдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Җыештырылган җирдә чиста. Бергә-без көч!
Җәлил поселогы башкарма комитеты
23.04.2022 елда Җәлил поселогы Советы һәм Башкарма комитеты коллективлары «Тырыш»чишмәсендә санитар - экологик өмәдә катнаштылар. Яхшы һава торышы сәбәбе иде гомуми шатлык. Саф һавада үткәрелгән вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Эшләр тәмамланганнан соң, чишмә чисталык белән балкый.
«Тырыш»чишмәбезнең чисталыгын, матурлыгын һәм гүзәллеген саклап каласы килә!
Җәлил поселогы Советы һәм Башкарма комитеты коллективлары
25 нче апрель көнне безнең мәктәптә "Без Тукай оныклары"дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы булып узды. Конкурста Сарман районыннан 1-11 сыйныф укучылары катнашты, балалар бөек шагыйрьнең төрле телләрдә шигырьләрен укыдылар. Жюри мәгариф бүлеге белгечләреннән торды.
23 нче апрель көнне Җәлил беренче мәктәбе укучылары һәм укытучылары Бөтенроссия өмәсендә катнаштылар. Балалар мәктәп территориясен җыештырдылар, агачлар агарттылар, чүп-чар җыйдылар, шулай ук чыршы тирәсен тәртипкә китерделәр
Бүген утырышлар залында район Советында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Иске Имән авыл җирлегенең юл кырларын чистарту
Иске Имән авыл җирлегендә урнашкан оешма хезмәткәрлэре илкүләм үткән өмәдэ катнаштылар