Бүген утырышлар залында район Советында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Киңәшмәнең көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде. Беренче сорау:" Сарман муниципаль районында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү турында " Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Индира Сәхипова чыгыш ясады. Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфетдинов "Сарман районы торак пунктлары территорияләрен 2022 елда чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү турында" гы икенче мәсьәлә белән таныштырды. Өченче мәсьәлә:" район оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлек турында " Сарман почта бүлеге начальнигы Әлфия Шәрипова аңлатты.