Экологик өмә

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Кояшның җылы нурлары табигатьне кышкы йокыдан уятты. Калын кар юрганы эрүгә, аның астындагы үләннәр генә түгел, ә кыш буена атылган чүп-чарларыбыз да баш күтәрделәр. Табигатьнең матурлыгын бозган бу тискәре күренешләрне без, гадәттәгечә, өмә ясап төзәтергә тырыштык. Мәктәпнең зур коллективы бердәм җыештыру эшенә кереште. Агачлар агарту, калган яфракларны тырмалау, чүпләрне җыю, мәктәп янын тәртипкә китерү оештырылды. Бу эшләр даими рәвештә үткәрелгән экологик өмә кысасында һәм бөтен Россия күләмендәге «Яшел Россия» акциясенә кушылып башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International