1 апрель көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар "Умка" республика интеллектуаль олимпиадасының 3 этабында катнаштылар һәм 2 урынны алдылар. Аларны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
Бүген Петровка-Завод авылында яшәүче 1999 – 2007 елларда Петровка-Завод авыл җирлеген җитәкләгән Габдуллин Әнәс Әхәт улына 75 яшь тулды. Җирле үзидарә ветеранын олуг юбилее белән район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары тәбрикләде. Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлекле бүләген тапшырды. Шулай ук Петровка-Завод авыл җирлеге башлыгы Айдар Хөснетдинов та котлауларын җиткерде. Кунаклар юбилярга шатлыклы матур тормыш, сәламәтлек, кадер-хөрмәт белән гомер кичерүен теләделәр.
13 сәгатьтән. 1 апрель 18 сәгатькә кадәр. 2 апрель 2022 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 1 апрелендә, төнлә һәм көндез урыны белән томан, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булганда томан көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 2 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем;
- бозлавык;
- юлларда бозлавык, кар боткасы, аерым районнарда кар көртләре барлыкка килә.
Бүген Сарман районына эш визиты белән Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Визит барышында районның социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше мәсьәләләре каралды һәм «Бердәм РОССИЯ» фракцияләре депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында Килешүгә кул куелды.
01 апрельдә район ветераннар (пенсионерлар) Советы һәм инвалидлар җәмгыятенең чираттан тыш Конференциясе булды. Көн тәртибендә оешманың рәисен сайлау иде. Конференцияне район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды. Конференция делегатлары Харисов Асыляр Мөнәвир улы кандидатурасы өчен бертавыштан тавыш бирделәр.
Районара Федераль салым хезмәте хәбәр итә, РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин аерым тармаклар өчен УСН түләү срокларын үзгәртү турында 30.03.2022 ел, № 512 карарына кул куйды. Документ нигезендә алты айга озайтыла:
УСН буенча салым түләү срогы-2021 ел; УСН буенча аванс түләвен түләү срогы-2022 елның беренче кварталы.
Республикабызның күп кенә гражданнары, фатир яки бүлмәне арендага биреп, өстәмә керем алалар. Әмма мондый керемнәрдән салымнар түләргә кирәк. Мондый керемнәрне законлаштырырга мөмкин булган берничә вариант бар: алынган табышларын күрсәтеп, салым инспекциясенә декларация тапшырырга, үзмәшгуль булырга яки шәхси эшмәкәр сыйфатында салым салуның патент яки гадиләштерелгән системасында теркәлергә.
Безнең балалар бакчасында Көлке көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Бу бәйрәм-балаларның иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе. Бу көнне шулкадәр күңелле конкурслар һәм уеннар үткәрелә! Көлке көне кызык һәм күңелле узды, һәм барысы да бәйрәмнән күтәренке кәеф белән китте.
Бүген Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрданова Розалия Раиф кызы Сарман урта мәктәбе 9 А сыйныфы укучылары белән «Интернетта куркынычсызлык» темасына «Cаннар дәресе» үткәрде.