ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

23 март көнне Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында халкыбызның милли бәйрәме “Нәүрүз” уткәрелде. Кунакларны Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы бәйрәм белән котлады. “ Язлар белән җиргә Нәүрүз килә” дип исемләнгән театральтамаша “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамбле, “Идел” бию төркеме, аерым җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Кече футбол ярышы, төрле кызыклы уеннар үткәрелде, борынгы йола-игеннәр мул, тук булсын өчен йомырка тәгәрәтелде. Кунаклар кайнар коймак, ботка белән сыйланды, җыр-биюләрдә катнаштылар.


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов рәислегендә "Бердәм Россия" партиясенең депутатлар берләшмәләренең республика координация советы утырышы узды. Шулай ук утырыш кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады.

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 нче районара инспекциясе түбәндәгеләрне хәбәр итә: «физик затлар тарафыннан банкларда активларны һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында «09.03.2002 ел, № 48-ФЗ Федераль закон нигезендә, 14 марттан капитал амнистиясенең дүртенче этабы башланды.

Ләке “Айбагыр”  керәшен балалар фольклор  ансамблендә җыр-моңны сөюче балалар җыелган. Матур шөгыльләреннән тыш, алар иҗатның бик күп төрле юнәлешләре белән кызыксыналар.

“Мирас угы” проектында катнашып, үзләре өчен өр- яңа, кызыклы һөнәрләр ачтылар: чүлмәкчелек, зәркәнчелек, тимерчелек, тукучылык. Мавыктыргыч уеннарда катнашып, иң тапкыр, иң җитез, иң үткен иптәшләрен ачыкладылар. Идел буе Болгары тарихы, борынгыдан килгән, телдән – телгә күчкән риваятьләр саклаган серләрне чиштеләр.

Очрашу барышында алар үзләре өчен махсус әзерләнгән сувенирларны үз куллары белән бизәделәр, салават күперенең бер генә төсе дә кулланылмый калмады. Нәкъ менә салават күпередәй “Мирас угы” проекты да балаларга кабатланмас хисләр, шатлык, елмаю бүләк итә.


22
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Җәлил ш.т. п. мәдәният сараенда «Татнефть» ГАҖ структур бүлекчәләренең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар буенча хезмәт коллективлары конференциясе узды.

Конференция эшендә Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимов катнашты.

Ниһаять, без "Они защищали отчий дом " проектын тормышка ашыруның төп өлешенә керештек. Проект үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Сарман аграр көллиятенең 1 курс студентлары белән очрашу төрле чорлардагы Ватанны саклаучылар экипировкасын күзәтүдән башланды. Алар физик яктан әзерлекле булуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын көбә күлмәкне өсләренә киюгә үк аңладылар,  әле бит калкан да тотасы, кылыч яисә уктан атып үз чикләреңне дә сакларга кирәк.

Җиләкле җәйләрдән соң мул уңышлы көзләр килә. Агачлардан соңгы алтын яфрак өзелеп төшүгә карлы, буранлы, күңелле яңа ел бәйрәмле кыш айларын көтеп алабыз, ә инде салкын кыштан соң назлы кояшлы, гөрләвекле язлар сагындыра. Һәм, әлбәттә, язның беренче иң гүзәл бәйрәме - Нәүрүз.


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Буген Сарман районының хөрмәтле җитәкчесе, гомерен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган, районның социаль-икътисади усешенэ зур өлеш керткән хөрмәтле райондашыбыз – бүгенге көндә район ветераннар Советын һәм инвалидлар берлеген җитәкләгән Нәҗип Мөҗип улы Миңнеголовның йөрәге тибүдән туктады. Бу – районыбыз өчен олы кайгы, зур югалту.
Тормыш иптәше Рәшидә апаның, балалары-оныкларының авыр кайгыларын уртаклашабыз, сабырлык телибез. Нәҗип Мөҗиповичның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2022 елның Ай һәм беренче кварталы йомгаклары буенча алдынгы терлекчеләрне бүләкләде.

Сарман муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау башланды. Сарман муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга беренче техник карау 21 мартта «Җәлил» агрофирмасы ҖЧҖендә узды һәм ул традиция буенча күрсәтмә булды. Чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районның агросәнәгать комплексы баш инженерлары һәм идарәчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International