Бүген 2006 ел һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узды. Ярышларда 10 команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча Җәлил икенче мәктәбе командасы-1 урын, Сарман урта мәктәбе-2 урын,Илексаз мәктәбе-3 урын.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Сарман районына эшлекле сәфәр кылды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Район Советының утырышлар залында 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә барышында урманнарны торгызу, районда саклагыч урман үсентеләрен салу, табигатьне саклау акцияләрен оештыру һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровка, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнарны онлайн кабул итте.
Сүз алып бару һәм нәфис сүз белән кызыксыну формалаштыру, Шигъри сүзнең матурлыгын һәм нәфислеген тою, шулай ук классик һәм заманча әдәби әсәрләрне укуга кызыксыну уяту, талантлы китап укучыларны барлау һәм аларга ярдәм итү, катнашучыларның иҗади потенциалын ачу максатыннан, 2022нче елның 28нче февралендә Җәлил мәдәният сараенда муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары арасында Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасы елына һәм Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган “Тере тел, туган сүз!” киңәшмәсе үтте. Җәлил гимназиясе 4нче В сыйныф укучылары Әхмәтҗанова Сәидә, Кириллов Глеб, Кутлиева Ләйлә (җитәкчесе Зиннәтуллина Л.Р.) һәм 5нче Б сыйныф укучылары Әсләмов Алмаз һәм Мөстәкыймова Раилә (җитәкчесе Хөснетдинова И.Н.) конкурста актив катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Аграр көллиятнең тулай торагы бинасында булды, капиталь ремонттан соң студентларның уку һәм яшәү шартлары белән танышты.
«Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге «100 лидер - киләчәк өчен " проектында катнашырга тәкъдим итә. Be Digital. Be Sustainable " (Цифрлаштыру) Тотрыклы үсеш".
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне чын күңелдән бүгенге олы бәйрәмегез - Туган көнегез белән тәбрик итәм! Тормыш юлыгызда ныклы сәламәтлек, зур уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын! Аллах Сезгә рухи тынычлык һәм зур бәхет насыйп итсен!
С Днём рождения, наш Президент! С 65-летием, Рустам Нургалиевич! Неиссякаемой энергии, мужества, крепкой веры, здоровья и счастья Вам и Вашим близким!
Җәлил мәдәният йортында бүген шигырь укучылар бәйгесе узды «Тере тел, туган сүз!», Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган тантаналы чара.
2022 елның 25 нче февралендә Сарман җирле радио эфирында якташ шагыйребез Индус Хисмәтулла улы Мәрданшинның тууына 85 ел тулу уңаеннан МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә" библиографы Гөлнур Мадьярова “Җылы сүзе калды дөньяда" дип исемләнгән чыгыш ясады.
"РТПЦ РТП"Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы хәбәр иткәнчә, 22.02.2002 елдан 16.03.2002 елга кадәр вакыт интервалында 11:57тән 13:05 гә кадәр, Татарстан Республикасы территориясендә Кояш интерференциясе (җир станцияләренең спутник кабул итү бүлмәләренең антенналарына кояш йогынтысы) сәбәпле, цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре эшен кыска вакыт эчендә начарайтырга мөмкин.
ЦЭТВ кулланучыларның күбесе сурәт сыйфатында үзгәрешләрне сизмәячәк. Кайбер очракларда, сурәтләрне кыска вакытлы «туңдыру» һәм сигналның тулы югалуы берничә секундтан 2-5 минутка кадәр булырга мөмкин.