ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан Кәүҗияк мәдәният йортында 29 декабрь көнне "Әкияттәге кебек яңа ел" дип исемләнгән концерт программасы узды.". Күрше Азнакай районыннан килгән артистлар һәм кунаклар бәйрәмне матур җырлары, биюләре белән бизәделәр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2022 елның 6 декабрендәге 406-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 13 890 сум дәрәҗәсендә билгеләнүен хәбәр итә.

Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында “Төкле аягың белән кил, Яңа ел!” дип исемләнгән бал-маскарад  узды. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улының  Яңа ел котлавы белән башланып китте. Җирле  артистларыбыз бәйрәм уңаеннан, берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Тамаша җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды, лотерея уены уйнатылды.

Яңа ел алдыннан Сарман муниципаль районында “Шатлык кәрзине” акциясе уза. Кибеткә килгәч, һәркем баллы тәмлүшкәләр, уенчык яки балалар өчен бүләк ала һәм кәрзингә сала ала.

       Шулай итеп, пандемиягә карамастан, берләшеп, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бәйрәм бүләк итәргә мөмкин.

Иске Имән авыл җирлегендә Кыш бабай  белән Кар кызы  Яңа ел бүләкләре тарата 


29
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә республика конкурсы бара. Авыл җирлекләре арасында бәйге ике этапта алты номинация буенча үткәрелә. Беренче этап муниципаль район дәрәҗәсендә үткәрелә. Икенче этапта комиссия тиешле 5 зона төркемнәре буенча җирлекләр арасында конкурста җиңүчеләрне билгели. 

Бүген Яңа ел бизәлешен карау һәм бәяләү буенча күчмә чаралар кысаларында конкурс комиссиясе Сарман районында булды. Республика комиссиясен район Башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды.

29 нчы декабрь көнне Ахметов Дамир Рәхми улы исемендәге ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.Матур итеп бизәлгән ял паркындагы тамаша күңелле уеннар,җыр,бию белән үрелеп барды.Самавардан кайнар чәй, казанда пешкән ботка  ял итәргә килгән авылдашларның,кунакларның күңеленә хуш килде.Кыш бабаай белән кар кызы да авылдашларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап үзләренең иң изге теләкләрен җиткезделәр.

Кышкы каникул чорында лагерьга йөрүче балалар өчен матур гореф- гадәтнең эчтәлеген чагылдырган "Каурый өмәсе" дип исемләнгән, интерактив чаралар циклын йомгаклау очрашуына бүген Әлмәт мәктәбенең беренче сыйныфы укучылары килде. Эчтәлекле экскурсиядән соң, балалар эшкә кереште. Әйтергә кирәк, балалар бик ипле, каурыйларны, сыдырган йоннарны читкә туздырмыйча гына, пөхтә итеп эшләделәр. Ә инде үзләренең нәни куллары белән ясаган майлавыч канатларын әниләренә бүләккә алып киттеләр.
"Каурый өмәсе"- гореф- гадәтләрне өйрәнү интерактив чаралар циклы, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган - «Үз илемдә-үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

 

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #фолкурок #культурадляшкольников

Музеебызда туган якны өйрәнүгә багышланган, әби- бабаларыбызның көн-күрешен тасфирлаган зал бар. Татар халкының матур йоласын чагылдырган "Каурый өмәсе" исемле интерактив чара да нәкъ менә шул зал буенча экскурсиядән башланып китә. Әлеге экспозиция укучы балалар өчен иң кызыклысы дип әйтсәк тә ялгыш булмас, чөнки кайбер экспонатларны алар ишетеп тә, күреп тә белмиләр. Бүгенге көндә тормышыбызның кайсы ягын гына алсак та, безгә ярдәмгә интернет килә. Ә менә ерак үткәннәрдә  калган елларда гаджетлар гына түгел, хәтта өйләргә электр, газ, су линияләре дә сузылмаган була. Шуңа карамастан,  кешеләр үзләренең тырышлыгы һәм тапкырлыгы аркасында тормышларын җайга салып яшәгәннәр һәм  булдырган һәр әйберләренә бик сак караганнар. Бер генә нәрсә дә исраф ителмәгән, файдага кулланылган.

 Халкыбызның милли гореф-гадәтләре бихисап, аларның һәрберсе үзенчә серле, матур, олы бәйрәм итеп үткән, һәрберсенең үз кануннары булган. Каз өмәсе дә шундый күркәм күренешләрнең берсе. Хатын- кызлар җыелышып

каз, үрдәк йолкыганнар, балалар да эштән читтә калмаган, аларга каурый сыдырырга кушыла торган булган. Җыелган йомшак каз мамыгыннан мендәрләр ясап куелган.

Ә менә тагын нәрсәләргә кулландылар икән каз каурыйларын? Моның серләренә музей хезмәткәрләре белән бергәләшеп Сарман гиназиясенең кышкы лагерена йөрүче балаларның чираттагы төркеме төшенде. Алар каз каурыйлары сыдырып, майлавыч канаты ясадылар.

"Каурый өмәсе"- гореф - гадәтләрне өйрәнү интерактив чарасы, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган - «Үз илемдә-үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

 

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #фолкурок #культурадляшкольников

   Вчера 28.12.2021г в Министерстве строительства, архитектуры и жилищно-коммунального хозяйства Республики Татарстан состоялась церемония награждения победителей, призеров и дипломантов республиканского конкурса «Самый благоустроенный населенный пункт Республики Татарстан». Награды победителям вручил заместитель министра строительства, архитектуры и ЖКХ РТ Ильдус Насыров. Наш поселок удостоился диплома 3 степени в своей номинации.

                                                                                                                                 Совет пгт Джалиль


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International