Музеебызда туган якны өйрәнүгә багышланган, әби- бабаларыбызның көн-күрешен тасфирлаган зал бар. Татар халкының матур йоласын чагылдырган "Каурый өмәсе" исемле интерактив чара да нәкъ менә шул зал буенча экскурсиядән башланып китә. Әлеге экспозиция укучы балалар өчен иң кызыклысы дип әйтсәк тә ялгыш булмас, чөнки кайбер экспонатларны алар ишетеп тә, күреп тә белмиләр. Бүгенге көндә тормышыбызның кайсы ягын гына алсак та, безгә ярдәмгә интернет килә. Ә менә ерак үткәннәрдә калган елларда гаджетлар гына түгел, хәтта өйләргә электр, газ, су линияләре дә сузылмаган була. Шуңа карамастан, кешеләр үзләренең тырышлыгы һәм тапкырлыгы аркасында тормышларын җайга салып яшәгәннәр һәм булдырган һәр әйберләренә бик сак караганнар. Бер генә нәрсә дә исраф ителмәгән, файдага кулланылган.
Халкыбызның милли гореф-гадәтләре бихисап, аларның һәрберсе үзенчә серле, матур, олы бәйрәм итеп үткән, һәрберсенең үз кануннары булган. Каз өмәсе дә шундый күркәм күренешләрнең берсе. Хатын- кызлар җыелышып
каз, үрдәк йолкыганнар, балалар да эштән читтә калмаган, аларга каурый сыдырырга кушыла торган булган. Җыелган йомшак каз мамыгыннан мендәрләр ясап куелган.
Ә менә тагын нәрсәләргә кулландылар икән каз каурыйларын? Моның серләренә музей хезмәткәрләре белән бергәләшеп Сарман гиназиясенең кышкы лагерена йөрүче балаларның чираттагы төркеме төшенде. Алар каз каурыйлары сыдырып, майлавыч канаты ясадылар.
"Каурый өмәсе"- гореф - гадәтләрне өйрәнү интерактив чарасы, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган - «Үз илемдә-үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.