Музейда Сарман гимназиясенең кышкы лагерена йөрүче балалар катнашында “Каурый өмәсе” дип аталган чара үтте. Әлеге интерактив чараның максаты: татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын балаларга җиткерү. Укучылар татар халык җырларын җырлый-җырлый, каз каурыйлары сыдырып, майлавыч канаты ясадылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Борынгы гореф-гадәтләрне барлау яшь буында миллилек хисләре тәрбияли, матур традицияләрне ныгытуда зур роль уйный.
"Каурый өмәсе"- гореф- гадәтләрне өйрәнү интерактив чарасы, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган - «Үз илемдә-үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Җәлил поселогының “Төзекләндерү” җәмгыяте дә Яңа елга яңа техника белән керә. Республикадан торак-коммуналь хуҗалыкка ГС-14.02 автогрейдеры бирделәр.
- Безнең муниципалитетлар өчен Яңа ел - ул һәрвакыт икеләтә йөкләнеш, чөнки йортларны җылылык, газ, юллар белән өзлексез тәэмин итәргә кирәк. Яңа коммуналь техника быел ук үз бурычларын үтәячәк, - дип билгеләп үтә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бүләкләү тантанасында.
Бигрәк тә кыш көннәрендә юлларның һәрвакыт ачык, кардан чистартылган булуы мөһим. Бераз буранлап алса да, урамнарны, тыкрыкларны көрт баса. Менә шундый чакларда, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, юл төзелеше хезмәткәрләренең эше кайный башлый.
- Безнең оешма район территориясендә эшли. Аеруча Җәлил поселогы, Кызыл Бакча, Яңа Минзәләбаш авылларына хезмәт күрсәтәбез. Урам-юл челтәрен тәртиптә тоту өчен билгеләнгән яңа техника бигрәк тә урынлы бүләк булды, чөнки булган техника елдан-ел туза, ватылып та тора. Район. республика җитәкчелегенә без зур рәхмәтле, - диде Җәлил поселогының “Төзекләндерү” торак-коммуналь хуҗалык” җәмгыяте генераль директоры Данияр Баһманов.
Республикада менә дистә елдан артык гамәлдә булган җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген стимуллаштыру һәм алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу максатларында уздырыла торган муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-бәйгесе җиңүчеләренә автомобильләр бүләк итәләр. Шушы көннәрдә, ТР муниципаль берәмлекләре Советының XVI съезды кысаларында, чираттагы конкурска йомгак ясалды, һәм нәтиҗәләр буенча Әлмәт белән Илексаз авыл җирлекләре яңа машиналы булдылар.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева Карашай-Саклау авылында яшәүче ветеран Шәйдуллина Мәйсәпәне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар
Карашай-Саклау авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлату максатыннан, Карашай- Саклау һәм Чураш торак пунктларында ишегалды тикшерүләре үткәрелде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Галиев Марат Гадый улы II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
"Сетевая компания" АҖ генераль директоры Фәрдиев Илшат Шәех улы Дуслык ордены белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
"Яңа ел каруселе - 2022"
25нче декабрьдә Җәлил бистәсендә Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Сарман һәм Җәлил бистәсе боксчылары катнашында "Татнефть" ГАҖ идарәсе призына бокс буенча турнир узды. Гимназия спортчылары Фәхретдинов Риналь, Гарифуллин Айнур, Фәхретдинов Раил, Варнаков Никита беренче урыннарны яуладылар. Гарифуллин Булат, Хәсәнов Ислам, Хәкимов Риналь икенче урыннарны яуладылар. Барлык призерларны уңышлары белән котлыйбыз!