Иртән балалар бакчасына барган сабыйларны күреп, кайберәүләр кайчакта көнләшеп тә куя торгандыр. Хәзер пешекче апалары аларны телеңне йотарлык ботка, хуш исле какао белән сыйлаячак.
Балалар: "Бакчада манный да, запеканка да өйдә әни пешергәннән дә тәмлерәк! Моның сере нәрсәдә соң?-дип сорадылар.
- Бөтен күңелебезне биреп, сабыйларга ошасын, үсеп килүче организмга файдалы булсын, дип тырышып пешергәнгә, ашлар шулай тәмле буладыр, - дип елмая "Тәмле" һөнәр иясе Лилия Григориевна.
Әлеге хезмәт ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күнел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнегез тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңларыгыз имин булсын. Йортыгызда иминлек, гаиләгездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен.
Бүген Илексаз авылында гомер итуче Гыймазетдинов Хаҗиәхмәт Сәләх улына 95 яшь тулды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы юбилее белән котлады. Ул истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлауларга Илексаз авыл җирлеге башлыгы Хәдиуллин Илшат Хәмбәл улы, ветераннар советы рәисе Закирова Әлфия Рәис кызы, туганнары һәм якыннары кушылды.
Бүген тантаналы шартларда 4 нче номерлы «Кызыл калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне «Беренчеләр хәрәкәте» берләшмәсенә багышлау булды. Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте турындагы канун безнең ил Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан 2022 елда имзаланды."Беренчеләрнең хәрәкәте" - ул гаҗәеп дөньяга ачышлар һәм кызыклы кешеләр белән очрашулар, дуслык һәм иҗат, белем һәм җиңүләр кертү.
«Беренче» гә багышлау тантанасы балалар өчен дулкынландыргыч, истә калырлык вакыйга булды. «Беренчеләр хәрәкәте»нең өлкән кураторлары, Җәлил гимназиясе укучылары мәктәпкәчә яшьтәге балаларга беренчеләрнең хәрәкәте турында сөйләделәр, аннары тантаналы рәвештә хәрәкәттә катнашучы значокларын һәм эш дәфтәрләрен тапшырдылар, шулай ук флешмоб биеделәр.
Бүген, 20 октябрь көнне, безнең мәктәптә уку атнасы патриотизм рухы белән тулы тантаналы линейкадан башланды. Линейкадан соң сыйныф җитәкчеләре "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дәрестән тыш дәресләр үткәрделәр.
Бүген әзерлек төркемендә мөһим һәм тантаналы чара узды-балалар "Беренчеләр хәрәкәте" проектына старт бирделәр.
МБББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә" Әтиләр көненә багышланган чара узды.
МБББУ " Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә» Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә багышланган бәйрәмнәр узды.
МББУ " Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә» истәлекле вакыйга булды. Безнең мәктәп «Герой партасы»Бөтенроссия мәгариф проектына кушылды.
Бүген балалар һәм өлкәннәр әтиләрен искиткеч бәйрәм - Әтиләр көне белән котлыйлар. Яраткан әтисен сөендерү, аңа бөтен мәхәббәтен һәм рәхмәт хисләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында әтиләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Балалар концерт номерлары әзерләделәр һәм спорт эстафеталарында әтиләре белән бергә катнаштылар. Алар үзләренең юмор көчен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Залда көлү, алкышлар һәм елмаюлар яңгырады. Бу көн бөтен кешегә җылылык, дуслык һәм горурлык атмосферасы бүләк итте.