ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2021 ел
шимбә

19 нчы декабрь көнне Җәлил беренче мәктәбе укытучылары Шәйхетдинова Ф.Ф. һәм Кудашева Г. Ф. Пушкин картасы кысаларында үткәрелгән бишенче юбилей музыкаль батлда җиңүчеләр булдылар. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Миңнегулова Әминә Мәрданшин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М. Хөснуллина исеменнән район Советы Аппараты җитәкчесе Ю. Р. Исмәгыйлова котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды.

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әңгәмә-лекцияләр циклын дәвам итәләр. Чираттагы очрашу «Россия – минем Ватаным» темасына багышланды, анда Сарман гимназиясенең югары сыйныф укучылары катнашты. Чара "Они защищали отчий дом" проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

 

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #культурнаяволна #культурадляшкольников

Яңа Минзәләбаш авылында яшәүче Әминә Мәрдәншина кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

«Үз илемдә –үз телемдә» проектының өстенлекле бурычы - укучыларны татар халкының мәдәни кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләре белән таныштыру. Шул максат белән проектны тормышка ашыру кысаларында «Тәгәри китте йомгагым» дигән мастер-класс үткәрелде.

Чарада катнашкан укучыларның һәрберсе каба, орчык тотып җеп җегерләп, аннан туку станогында эшләп карадылар. Мондый чаралар тарих, гореф-гадәтләр белән танышу белән генә чикләнми, алар балаларны әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карарга өйрәтә.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #культурадляшкольников #пушкинскаякарта

Җәлил мәдәният сараенда «Пушкин картасы» проекты кысаларында чираттагы тематик чара узды.

Сарман районының «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» һәм «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» «Стрела наследия» дип исемләнгән уртак проекты 2021 елда социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсында «Духовно-нравственное и патриотическое воспитание детей и молодежи» номинациясендә җиңүче булды.

«Стрела наследия» проектын тормышка ашыру мөмкинлекләре чикләнгән балаларны җәмгыятькә интеграцияләү, аларның иҗади сәләтләрен ачу механизмнарының берсе булачак. Балаларда җәмгыятьнең тискәре юнәлешләренә каршы тору сәләтләрен үстерә, актив тормыш позициясе формалаштырыла. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең сәламәт яшьтәшләре белән иҗади контактлары да киңәйтеләчәк. Проектны тормышка ашыру мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү дәрәҗәсендә районара хезмәттәшлекне үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш кертәчәк.

«Стрела наследия» проектына грант ярдәме 306 870 сумны тәшкил итәчәк.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства

 “Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее” Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең  “2021 -Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында телләр күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән грантлар бәйгесенең «Инновационный подход в реализации проектов в национальном  театральном искусстве, развитие и поддержка татарского языка» номинациясендә җиңүче булды.

«Үз илемдә-үз телемдә» проектына грант ярдәме 500 000 сум тәшкил итәчәк.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #культурадляшкольников

16 һәм 17 ноябрь  көнне Карашай-Саклау  авыл җирлегенең Карашай-Саклау һәм Чураш  авыларында  гражданнарның үзара салым мәсьәләсе буенча халык җыены булып узды


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

18 ноябрь көнне рәсми рәвештә Кыш бабайның туган көнен билгеләп үтәләр. «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр аны Яңа ел бәйрәмнәрендә түземсезлек белән көтә. Бу көнне, тәрбиячеләр балалар белән бергә Кыш бабайга бәйрәм сюрпризы әзерләргә – үз куллары белән ясаган бүләкләр бүләк итәргә булдылар. Бүләкләр төрле һәм матур булдыр. Көн ахырында балаларга кунакка Кар бабай килде һәм Кыш бабай өчен бүләкләрне алып китте. Бу бәйрәм балаларга бик охшады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International