2021 елның 6 сентябреннән 25 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман мунициципаль районы бүлеге, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы бүлеге инспекторлары белән берлектә, «Хосусый зат» профилактик операциясе кысаларында үзйөрешле техниканың һәм арбаларның техник торышын, алардан файдаланганда файдалануга рөхсәтнең, теркәү документларының булу-булмавын, индивидуаль хуҗаларга һәм юридик затларга караган Дәүләт теркәү билгеләре булу-булмавын һәм аларны куюны тикшерү буенча профилактик рейдлар оештырылачак.
«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында «М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбе» укучылары белән Мәдәният дәресе үткәрелде һәм мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
2021 нче елның 10 нчы сентябрендә иртәнге сәгать җидедән Сарман авылы үзәк базары янында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Барлык теләүчеләрне ярминкәгә чакырабыз.
6 сентябрь көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә эвакуацияләнергә өйрәнү чарасы үткәрелде.
"Безнең ишегалды - игелекле күршеләр" проекты кысаларында Төзүчеләр урамы 1 һәм Ленин урамы 2а йортларында бәйрәм чаралары узды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 7 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2 гр.га кадәр салкыннар көтелә.
2021 елның 10 сентябрендә укучыларның хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.
"Кайнар линия "телефоннары": +7 (843) 236-00-71, +7 (939) 345-37-50 (Whatsapp).
08 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 6 сентябрь 2021 ел.
Татарстан Республикасында 2021 елның 6 сентябрендә көндез урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.