ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле нефтьчеләр, тармак ветераннары! 

Татарстан Республикасында нефть-газ тармагы - динамик үсүче һәм югары технологияле тармакларның берсе.

Нефть һәм газ чыгару – йөзләгән төрле белгечнең хөрмәтле хезмәте ул. 

Бүген әлеге тармак продукциясе кулланылмаган тормыш өлкәсен күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә нефть-газ сәнәгатен без республикабызның милли байлыгы, аның динамик үсешенең нигезе һәм энергетик иминлегенең гарантиясе дип атыйбыз. 

Һөнәри бәйрәмнәрен Сарман районы нефтьчеләре дә перспектив үсешнең масштаблы программаларын гамәлгә ашырып, уңай нәтиҗәләр белән каршы алалар. Киләчәктә дә аларның белемнәре, зур тәҗрибәләре, хезмәт яратулары һәм сайлаган һөнәрләренә тугрылыгы производствода яңа казанышларга ирешергә ярдәм итәр.

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм.

Ныклы сәламәтлек, иминлек, мактаулы хезмәтегездә яңа казанышлар телим!


4
сентябрь, 2021 ел
шимбә

Бүген Җәлил бистәсендә Нефтьчеләр көне уңаеннан бәйрәм уза. Сарманлылар үз тормышларын кара алтын чыгаруга һәм эшкәртүгә багышлаган геройлары белән горурлана. Нефтьчеләр ярдәме белән районда күп кенә социаль мәсьәләләр хәл ителә. Алар сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләренә зур ярдәм күрсәтәләр. Алар ярдәме белән объектлар, юллар, чишмәләр төзекләндерелә. Бәйрәм уңаеннан оештырылган тантанада район Башлыгы Фәрит Хөснуллин тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 5 сентябрь 2021 ел.

Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 5 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.

Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.

Тыл һәм хезмәт ветераны булган Мәдинә апаны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гараева тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранга котлау сүзләрен Илексаз авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Флер Гильфанов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Илексаз ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова, балалары җиткерделәр.

3 сентябрь көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә Терроризмга каршы көрәшкә багышланган гомуммәктәп сыйныф сәгате узды. Балалар сыйныф җитәкчеләре белән бергә Гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр.

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә Сарманда Бөтенроссия акциясе узды.

Сарман үзәк китапханәсе "Тормыш тамчысы" дип аталган Бөтенроссия акциясе кысаларында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган митингта катнашты.

"Экстремизмга-ЮК!" айлыгы кысаларында "Җәлил гимназиясе"ндә терроризмга каршы көрәшкә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Балалар видеороликлар карадылар, "терроризм" төшенчәсе турында фикер алыштылар. Моннан тыш, гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында кагыйдәләр эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International