ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

ДӘҮЛӘТ МИЛКЕ БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ БУЕНЧА ФЕДЕРАЛЬ АГЕНТЛЫК

ФЕДЕРАЛЬ САЛЫМ ХЕЗМӘТЕ                                                                

 ФЕДЕРАЛЬ СУД ПРИСТАВЛАРЫ ХЕЗМӘТЕ

Бурычлы затның мөлкәтен сату турында, сәүдә мәйданчыгында эшләү буенча инструкция турында нәрсә белергә кирәк:

БУРЫЧЛЫНЫҢ МӨЛКӘТЕН САТУ.

Бурычлының мөлкәтен торгларда сату.

 2 сентябрь 2021 ел.

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 2 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көчәйгәндә 17-22 м/с (Казан шәһәрендә 20 м/с га кадәр) көчле җил көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.

Бүген, 1нче сентябрьдә, яңа уку елына старт бирү өчен, Җәлил гимназиясе ишекләре яңадан ачылды. Традиция буенча бу көнне безнең мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейка үткәрелә. Ял иткән һәм янган балалар барысы да янә мәктәп ишегалдына җыелдылар. Алар сыйныфташлары, сыйныф җитәкчеләре һәм яраткан укытучылары белән очрашуга шатландылар. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Барлык укучыларга һәм укытучыларга яңа уку елы барысы өчен дә уңышлы һәм белемгә, ачышларга, иҗатка һәм казанышларга бай булсын!!!

Бәйрәм чарасында Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, «Агрокөч» АҖ генераль директорының «Чаллы элеваторы» ААҖ мәсьәләләре буенча урынбасары Фәнис Газетдинов, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең икътисад идарәсе башлыгы Руслан Шахматов катнашты.

Карашай-Саклау мәктәбендә Белем көне . Бәйрәм чараларында Сарман муниципаль районы Карашай-Саклау авыл җирлеге урын басары Г.Д.Ахметшина, Карашай-Саклау мәктәбе мөдире Хәлиуллина Г. И. һәм Чураш авыл мәдәният йорты директоры, ветеран укытучы Р. Ф. Сафина катнаштылар.

 

Хөрмәтле райондашлар, укытучылар, тәрбиячеләр,
әти-әниләр! Кадерле балалар!

Сезне Белем бәйрәме белән котлыйм! Мәктәп еллары – кеше гомеренең иң кадерле чагы. Кеше нинди генә уңышларга ирешсә дә, аларның нигезе мәктәптә салына.


31
август, 2021 ел
сишәмбе

Методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан «Сарман», «Җәлил», «Нөркәй» агрофирмаларында укыту семинары узды. Башкарма комитетның архив бүлеге начальнигы Солтангалиева Г.Р. документларны системалаштыру һәм тегү, архив сакланышын тәэмин итү буенча аңлатмалар бирде.

2021 елның 1 сентябрендә 12 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр

Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 1 сентябрендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көчәйгәндә 17-22 м/с (Казан шәһәрендә 20 м/с га кадәр) көчле җил көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.

 

30 август Сарманның үзәк ял паркында Республика көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Анда Сарман үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Без «Мәкальне дәвам ит» дип аталган мәкальләр бәйгесе оештырдык.

Сарман халкы җырга - моңга , тапкыр сүзгә бай халык. Алар шулай ук үзләренең татар халык авыз иҗаты – мәкальләрне белүләре белән дә шаккаттырдылар. Бәйгедә катнашкан һәркемгә бик зур рәхмәт.


30
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Сарманда үзәк паркта Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International