Тагын бер мастер- класс – фломастерлар белэн рэсем ясау иде. Фломастерлар һәм маркерлар, гадәттә, абстрактлы рәсемнэр , табигать рэсемнэрен ясау очен кулланыла, бу ин нэфис сэнгать материалы булып тора. Сәнгать мәктәбе укытучылары балаларны, рәсем ясаудан тыш, төрле техникалар белән дә таныштыралар.
Жэлил поселогы башкарма комитеты
26.08.2021 конне Жэлил поселогында М.Жэлил исемендэге бульварда чираттагы «Күңелле зебра» дип исемлэнгэн мастер-класс булып узды. Зебраны ясар очен ин яхшы материал - төсле картон. Аппликация техникасында мондый эшне башкару өчен безгә тагын кайчы, фломастерлар һәм клей кирәк булды. Төсле картоннан кирэкле детальләрне кисеп алабыз hэм аларны узара ябыштырабыз. Безнең зебра әзер! Балалар үзләренең эшләреннән бик канәгать калдылар.
Жэлил поселогы башкарма комитеты
сәгать 6дан. 18 сәгатькә кадәр. 28 август 2021 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 28 августында көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
25нче август көнне Җәлил мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе булып узды. Узган уку елына йомгак ясалды һәм 2021-2022нче уку елында эш планнары һәм юнәлешләре билгеләнде. Грамоталар тапшыру өчен сәхнәгә безнең коллегалар, Гарипова М. М., Рәхимов Р. Ф., Граханцева Е. Р. һәм Шәйхетдинова А. Л. чакырылган иде. Уңышлар һәм яңа казанышлар!
Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Мөхтәрәм кунаклар арасында шулай ук ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев бар иде.
Сарман муниципаль районында эш визиты белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Фәйзрахман улы Вәлиуллов булды. Аны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Сарман авылында Совет ур., 13, 15, 17 адресы буенча урнашкан ишегалдында ишегалды бәйрәме узды, тамашачыларга концерт номерлары, күңел ачу уеннары күрсәтелде.
25 августта мәгариф хезмәткәрләренең еллык август конференциясе булып узды. 2020-2021 уку елына йомгак ясалды һәм 2021-2022 елга планнар билгеләнде. Җәлил беренче мәктәбе 2020-2021 уку елы нәтиҗәләре буенча беренче урын өчен Диплом белән бүләкләнде. Үз мәктәбебез белән горурланабыз.
Үзмәшгульлек режимын популярлаштыру, финанс грамоталылыгының дәрәҗәсен арттыру һәм үзмәшгуль гражданнарның үзмәшгульлекләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән субсидияләр алу өчен документлар тапшыруга әзерләү максатыннан 2021 елның 1 сентябреннән 20 сентябренә кадәр төбәктә бушлай «Фабрика. Үзмәшгульләр» онлайн - программасы ашырыла.
Барлык оештыру мәсьәләләре буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
8-903-314-50-27, Марат Рәхмәтуллин.
«Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең «Минем бизнес» үзәгенең (алга таба – Фонд) гамәлдәге хезмәтләре турында хәбәр итәбез.