ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2021 ел
сишәмбе

   14.08.21 конне  Җәлил поселогында М. Жэлил исемендэге бульварда  балалар өчен "Куянкай" дип исемлэнгэн  чираттагы мастер-класс булып узды.

   Балалар күңелле һәм уникаль поделкаларны бик яраталар. Аппликация балалар өчен кызыклы техникаларның берсе. Төсле картон җиңел ябыштырыла. Аппликациянен ин мөһим шарты - кайчы һәм клей белән похтэ итеп эшләү. Детальләрне ябыштырабыз, күзләрне ныгытабыз, борынны урнаштырабыз һәм куян әзер! Хәзер искиткеч эшлэнгэн эш белэн горурланырга була

                                                                                                  Жэлил поселогы башкарма комитеты


Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 17 августта сәгать 10га кадәр. 18 август 2021 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 18 августында төнлә һәм иртән урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
 

Быел җәй буе “Татнефть” ГАЖ  һәм “Татнефть” хәйрия фонды ярдәме белән Җәлил халкына үзебезнең арадан чыккан артист кызлар һәм егетләр концерт номерлары бүләк итеп куандырдылар.

         12.08.2021 конне  “халыкка хезмәткә” Җәлил поселогының 1 нче урта мәктәбе егетләре һәм кызлары килгәннәр. Балаларыбызга белем бирүче укытучылар, тәрбиячеләр һәм башка хезмәткәрләр күңелгә ятышлы,  яшьлеккә алып кайтучы, гаилә, туган як кебек иң зур байлыкны кадерләргә , сакларга өйрәтүче чыгышлары, җырлары белән безнең күңелләрне айкап алдыдар.

          Чынлап та тормыш матур бит. Шушы  бәйрәмгә үз аягың белән чыга алу, яныңда якын кешеләрең, оныкларың йөгереп йөрү бәхет түгелмени? Аларның шатланып көлүләре, зур курчаклар “куян кызы” һәм “күсе малае” белән бергә биеп йөрүләре әбиләрнең дә , әниләрнең дә күңеленә хуш килгәндер.

         Талантлы безнең укытучы кызлар, егетләр. Өздереп җырын да җырлыйлар, теттереп биеп тә күрсәтәләр. Җырларның да иң күңелгә ятышлыларын сайлаганнар. “Ялгыз каен”,  “Күңел”, “Әйдә гармун уйна”, “Балан”, “Чияле тау”, “Син сонгы тукталышым”, “Ярый әле дуслар бар” һәм башка бик күп җырларны башкардылар. Тамашачының кушылып җырлап утыруы үзе үк бәйрәмнең уңышын сөйли ич. Үзе үк шигырьләр язучы, үзе җырчы Фәнүзә Соловьева, Гөлнар Фәйзуллина, Ләйсән Гарайшина , ансамбль кызлары,  Эрит Гизятов, Рүзәл Вәлиев кич буе халыкны үз кулларында тоттылар.  Ә биючеләре... Ул сыгылмалы гәүдәләре ис китәрлек. Тамаша карарга килгән укучылары да  укытучыларына кушылып биергә йөгереп  чыктылар. Шушы ук мәктәптә укып чыккан, Җәлил музыка мәктәбен тәмамлаган  Рүзәл Вәлиев  баяны белән кызларны да җырлатты, үзе дә оста итеп  төрле җырлардан тезмә уйнап сөендерде. Мондый талантлы яшьләр, укытучылар барында безнең телебез дә, милләтебез дә  яшәр.

          Концертны шаян сүзләр белән аралаштырып,  халык мәкалләрен һәм гореф гадәтләрне искә алып  барган Гөлнара Фалих кызына рәхмәтле калдык. Ә инде   шушы мәктәпне җитәкләүче,  коллективы белән матур итеп эшләүче мәктәп директоры Гөлшат Язкар кызына ничек инде рәхмәт әйтмисең. Аңарга да, коллективына да саулык-сәламәтлек, алга таба да авыр хезмәтләрендә уңышлар теләп таралыштык.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.

"hава белэн купертелгэн пластилин"

12.08.21 конне Җәлил поселогында яшэуче балалар өчен тагын бер мастер-класс үткәрелде.

Һава белэн купертелгэн  пластилиныннан теләсә нинди эшләнмәләр, уеннар өчен фигуркалар,  суыткыч очен магнитлар, подвескалар, значоклар, бизэу очен кирэк-яраклар ясарга була.

Мондый пластилиннан ясалган авторлар  брошкалары узнчэлекле бизэну акцессуары булып тора, сез тирэ-юньдэгелэргэ һичшиксез яхшы тәэсир калдырачаксыз.

Мондый әйберләрне куллану узе  бер ләззәт бирэ, аларнын тышкы кыяфәте бик матур була һәм алар кешенен киемнэрен гармонияле итеп курсэтэлэр...

                                                                                                 Жэлил поселогы башкарма комитеты

 

 

 

 

 

 

"Экэм-токэм формасындагы күңелле таганнар"

12.08.21 конне Җәлил поселогында М. Җәлил  исемендэге бульварда  балалар өчен чираттагы мастер-класс булып узды.

Балаларны купсанлы өлешлэрне җыярга һәм аппликация детальләрен ябыштырырга өйрәттелэр.

Эшләнмәләрне фломастерлар ярдәмендә кирәкле образга җиткерергэ дэ ойрэттелэр.

Балаларнын фантазияләре бик бай!

Алар ойрэну процессын кызыклы уен итеп кабул итэлэр,  яңа күнекмәләр алу җиңел һәм   мавыктыргыч.                                                                                             

                                                                                                   Жэлил поселогы башкарма комитеты

Карашай-Саклау авыл җирлегендә үзара салым акчасына юлларга вак таш җәю эшләре алып барылды


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Таттелеком" ГАҖнең Әлмәт ЗУЭСы начальнигы Артем Надин белән очрашты. Очрашу барышында районда интернет челтәре эшен яхшырту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, хезмәт кирәк-яраклары сәбәпле, дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П. Борисованың Сарман муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итүен элек планлаштырган күчерү турында хәбәр итә.

Сарман муниципаль районында булуның яңа датасы турында алдан хәбәр ителәчәк.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының Цифрлы үсеш министрлыгы «цифрлы икътисад өчен кадрлар» милли программасының «санлы икътисад» федераль проекты кысаларында Министрлык тарафыннан өстәмә белем бирү буенча «санлы һөнәрләр»дәүләт программасын тормышка ашыру буенча эш алып барылуы турында хәбәр итә. Проект «шәхси цифрлы сертификатлар»программасын дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International