ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

   16.08.21 ел көнне Җәлил бистәсендә "Тырыш" чишмәсендә чираттагы өмә булып узды. Бу юлы жыештыру эшлэрен Җәлил 1 нче санлы мәктәбе хезмәткәрләре алып барды. Фоторәсемнәр буенча чишмәнең җыештыруга кадәр һәм аннан соң нинди хәлдә булуы ачык күренә.

   Җәлил поселогында яшәүчеләргә һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: "Әйдәгез, табигатьнең матурлыгын һәм байлыгын саклыйк! Чүпләмэгэн жирдэ чиста!"

   1 нче урта мәктәп коллективына зур рәхмәтебезне  белдерәбез!

                                                                                                                 Жэлил поселогы башкарма комитеты

Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.

18.08.2021 конне Җәлил поселогында, ел саен үткәрелә торган, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дип исемлэнгэн хәйрия акциясе узды. Без булачак беренче сыйныф укучыларына Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова белән бергә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырдык. Бу балалар - тәрбиягә бала алган гаилә балалары, инвалид балалар, эшсез ата –аналар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар. Спонсор ООО «УК «ГранаТ-Стан Групп».   Шулай ук, Индира Рәис кызы балаларга булачак Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне турында сөйләде, ул 22 август конне булачак.

                                                                                                 Жэлил поселогы башкарма комитеты

2021 елның 20 августыннан Җәлил мәдәният сарае фойесында Татарстан Республикасы Милли музееның «Татарстан АССР – ТАТАРСТАН Республикасы: вакыт, вакыйгалар, кешеләр» дигән күчмә күргәзмәсе эшли башлый.


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

Яңа уку елы башланыр алдыннан Сарман муниципаль районы Җәлил бистәсендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе узды. Күп балалы, керемнәре әз булган гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен үткәрелгән хәйрия акциясен уткәрүдә Сарман муниципаль районы предприятияләре, организацияләре, гади халык үз өлешләрен кертте. Балаларга мәктәп өчен кирәк яраклар, сумкалар буләк ителде. Акциядә катнашучыларны Сарман муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, Җәлил бистәсе башлыгы Рафик Агзам улы Каримов, Җәлил бистәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Ирек кызы Гарифуллина сәламләде. Балаларга бәхет, сәламәтлек, яңа уку елында уңышлар теләделәр.

17 нче августа 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасы коллективы "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашты. Булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Алар-күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган хезмәткәрләрнең балалары. Балалар бакчасы мөдире Хакимова Г.Г. балаларны котлады һәм укуларында уңышлар теләде.

Бүген район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының VIII утырышы булды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.


17
август, 2021 ел
сишәмбе

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алдынгы терлекчеләрне бүләкләде.

Яратып яшик

 

       Әйе шул , яратып яшәгәндә генә тормышың да мәгънәле, эшләрең дә уңышлы, синең яшәвең дә кем өчендер  кирәк була, бары тик сөенеч кенә китерә.

        Без  14.08.2021 конне «Яратып яшик» дип  исемлэнгэн   Җәлил поселогынын 2 нче номерлы урта мәктәбе әзерләгән концертны карадык.  “Татнефть” ГАҖ, “Татнефть“  хәйрия ярдәм фондының “Шәһәрнең мәдәни мөхите “ кысаларында үткән бу концерт туган якка, туган туфракка,  ата-анага мәхәббәт белән сугарылган иде.

   “Шушы яктан, шушы туфрактан без”  дип аталган җыр белән башланып китте ул.  Чын зурларча, яратып  башкарды аны Фаиз Хисматов. Ул бик талантлы бала, киләчәктә без аны ишетербез әле. “Ай былбылым” ын ишетү генә дә татар моңының бөеклеген күрсәтте.Талантлы балаларны алып килгән 2 урта мәктәп.  Җәлил музыка мәктәбендә белем алган, “Созвездие - Йолдызлык” ның бер йолдызчыгы Айсылу Хәбибуллинаның җырлавын,  Степанова Русананың флейтада уйнавын,  Эдуард Асадовның дәртле биюен, Болтоносов Данил башкарган Расул Гамзатов язган “Берегите друзей” дигән шигырен, Жасмин Кашапованың урыс әдәбиятенә мөрәҗагать итүен дә ошаттык. Булат Сөләймановның яратып җырлый торган “Янып калыйк” җырын бүген  шушы мәктәп балалары үзләренең девизы итеп алганнар. Музыкант егетләрне дә халык бик ошатты. Шул арада  алып баручылар Ландыш Шәйдуллина һәм Регина Петрякова гомернең асылын аңлауга юнәлдереп, яшәүнең матурлыгын күрергә чакырдылар.” Аларның  “минем көчем тирән тамырларда, челтер чишмәләрдә, туган җиремдә” дигән сүзләре  барыбызның да уй-фикерләрен чагылдырды. Ә Энҗе  Вәлиева “Чияле тау “ җыры белән яшьлеккә алып кайтты. Кыскасы, без, “Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга җавап таптык. Гаилә, туган йорт, Туган ил- менә шулар барысы бергә “ бәхет” була  икән!

            Шушы мөмкинлекне тудырган “Татнефть” җитәкчелегенә,  шушы бәйрәмне оештырган поселок хакимиятенә бик зур рәхмәтле булдык.

                                           Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.

14.08.21 конне Җәлил поселогында балалар өчен "Могҗизалы фил" дип исемлэнгэн   тагын бер мастер-класс үткәрелде.

   Үзе ябыша торган кәгазьнең флуоресцентлы төсләрен кулланып, балалар картонга фил сурэтен ябыштырдылар. Аннан соң балаларга анда матур бизәкләр ясарга, күзләрне һәм ялтыравыклы стразалар ябыштырырга тәкъдим ителде. Фил якты тостэ һәм ялтыравыклы искиткеч матур булып чыкты.. Балаларга бу эш бик ошады.

                                                                                                  Жэлил поселогы башкарма комитеты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International