ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

12 нче июль көнне Ләке авылында Питрау бәйрәме үтте.

Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты, Ул авыл тормышында актив булганнарга Рәхмәт хатлары тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова бәйрәм белән котлады, шулай ук бүләкләнүчеләр булды. Чара төрле уеннар, җыр-бию, “Керәшен чибәре” бәйгесе белән күңелле барды. Бәйрәмдә катнашучылар керәшен ансамбльләре, ТР халык артисты Виталий Агапов чыгышларын көчле алкышларга күмделәр.


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Беренче мастер-класс тәмамлаганнан соң җил күтәрелде, бераз яңгыр ява башлады. Укытучылар балалар белән Мәдәният сараена күчтеләр. Анда алар Драконны «кулга иялэштерегэ» тырыштылар.

   Дракон-иң танылган мифик җан ияләренең берсе.  Дракон сурэтен ясау, һичшиксез,  кыен. Дракон-ул кэлтэ һәм кош кушылудан барлыкка килгэн жан иясе. Рэсемдэ сурэтлэгэндэ, анын  пластик рэвешен чагылдырырга кирәк. Дракон рэсемен ясау  җиңелрәк булачак, әгәр дэ анын ин элек  башы һәм канатлары дорес ясалса: алар тамашачының игътибарын җәлеп итә, ә гэудэ, койрык һәм аяклар - икенче планда кала. Рәсемнәрдә драконнарны ут чэчэ торган итеп ясыйлар, һәм бу эффект  рәсемнән тәэсирне көчәйтү өчен кулланыла. Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, драконның каурыйлары да, мехлары да юк. Аның тиресе, динозаврларныкы кебек,  усентелэр  белән капланган. Дракон чынга охшасын очен, аны ачык тостэге карандашлар белэн буярга кирэк.

   Хөрмәтле ата-аналар! Рәсем балаларда стандарт булмаган фикерләүне устерэ,  һәм торле вакыйгаларнын, мэсьэлэлэрнен чишелеш ысулларын курергэ ярдэм итэ. Уйлап кына карагыз: һәр ясалган сызык, һәр пумала хәрәкәте - бу  балалалнын узлэре сайлаган эше, ул балалалга киләчәктә нәтиҗә китерэчэк. Рәсем ясап, балалар  үз хаталарын танырга, яналык булдырырга ойрэнэлэр. Уй-фикерлэрен кэгазьгэ тошереп,  мөмкинлеклэрен өлешчә тормышка ашыра алалар. Балалар куелган бурычны бик яхшы үтәделәр. Искиткеч һәм фантастик драконнар килеп чыкты! Барлык балалар да канәгать калдылар.

                                                                                                       Жэлил поселогы башкарма комитеты

   Һава торышы бозылуга  карамастан, балалар сәнгать мәктәбе укытучыларын түземсезлек белән көттеләр. Бүген балалар очен "Чәчәкләр белән беләзек" дигән мастер-класс үткәрелде. Белэзек фоамираннан, кул эшләре өчен бик йомшак материалдан, эшләнгән иде. Аны әле  купертелгэн резина  дип тә атыйлар. Аның белән эшләү бик җиңел. Балалар фоамиран белән эшләү техникасы белән таныштылар. Алар фоамираннан детальләр кисеп аларны узара беркеттелэр. Җәйге, ачык тостэге беләзек килеп чыкты. Мондый кул эшен башкарып, балалар кайчы белэн эшләргә өйрәнә, эшне гомумэн тогэл  башкарырга ойрэнэлэр. Барысына да бик ошады.

                                                                                          Жэлил поселогы башкарма комитеты

Бер дулкында йөздек      

        Халык бәйрәмнәрне, элекке тормышны бик сагынган иде. Чын-чынлап очрашулар, сагынып күрешүләр, хәтта күршеләрнең хәлен белүләр дә телефон, ватсап ашага әйләнеп беткән иде бит.  Ә бит без андый халык түгел идек. Татар халкы элек-электән кунакчыл булуы һәм гадилеге белән күпләргә үрнәк булды. Ә короновирус дигән яман чир безнең һәрберебезне аерым- аерым үз фатирыбызга бикләп куйды. Елдан артык шундый халәттә булдык...

        Аллага  шөкер, бу халәттән чыгып киләбез ахрысы. Шулай булмаса һәр атнаның  чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә,  “шәһәрнең мәдәни мөхите” проекты кысаларында, безне бергәләп ял итәргә чакырмаслар, “Татнефть” ГАЖ  һәм “Татнефть “ хәйрия ярдәм  фонды халыкны күркәм  Муса Җәлил исемендәге бульварга җыймас иде.                                      

        Менә 10 июль көнне дә без, Җәлил халкы, бу бульварда кабат җыелдык. Бу көнне безне Җәлил мәдәният сараеның күренекле кызы, “Йолдызларга юл” дип аталган студиянең җитәкчесе, Яна Гурешидзе җыйды. Әлмәт шәһәреннән һәм Сарманнан үзенең дусларын чакыртып, безне кич буе үз кулында тотты. Без алар белән бергә җырлап, кызыклы сорауларына җавап биреп, рәхәт итеп  күңел ачтык. Әлмәт музыка колледжында белем алып чыккан Ильсур Кирамов, 1 курс студенты  Разил Вәлиев,  башлангыч чорда әнисе Индира укыткан, әнисе кулыннан Янаның үзенең кулына күчеп, музыка һәм сәнгать дөньясын кереп киткән, ә бүген  үзе үк Сарман музыка мәктәбендә кечкенәләрне музыка дөньясына  җитәкләп алып керүче Эльвина Гибадуллина, үзебезнең җирлектә яшәүче, Александр Илюхинның  шәкерте, аның эшен дәвам итүче Ирек Гизятовлар кич буе берсен-берсе алыштырып, концерт куйдылар. Безнең халык элек-электән гармунга , баянга мөкиббән бит инде ул. Монда  Разил Вәлиевның йөгереп бармакларына сокланмаган кеше калмады. Яна Гурешидзеның матур итеп кичәне алып баруы, һәр артистының уңышлары белән таныштырып баруы, халыкны мавыктыргыч уеннары белән җәлеп итүе күңелләргә кереп калырлык булды.                                   Ильсур Кирамов заманча, татар һәм рус җырларын башкарса, Эльвинаның нәкъ үзебезчә итеп,  без белгән, без җырлап  яшәгән татар җырларын башкаруы аеруча ошады. Соң без шул ук “Сандугач”, “Уфтанма”ларны  мәҗлесләрдә күмәкләп тә,  якыннарыбызга, әти-әниләребезгә багышлап та, күңел алгысыган чакларда да җырлап яшәүчеләр ич. Шуңа андый җырлар бик тә сагындырган. Ә Яна үзе, халык нинди җырны сорый, ике дә уйламый шул җырны башкаруы белән үзенең ни кадәр күп кырлы талант иясе икәнен күрсәтте. Урысчасын да, татарчасын да сиптерде генә. Бик тә әзерлекле кыз ул, даны еракларга китәр әле аның, боерган булса. Ирек Гизятов та музыка дөньясында колач җәеп йөзәргә өйрәнгән инде, танылган артистларның репертуарларыннан да җырлар башкаруы белән үзенә ышаныч яулап бара. Уңышлар телик без аңа. Бульварга җыелган халык та төрле яшьләрдә. Шулай булса да һәр буын үзенәң күңеленә рухи азык тапты дип уйлыйм . Уртага чыгып биюче  4-5-6 яшьлек малайлар  һәм кызлар апалары, абыйлары белән бергә биеп рәхәтләнделәр.

           Шуны ассызыклап әйтәсе килә, “Татнефть” ГАЖ, һәм “Татнефть”  хәйрия ярдәм фонды башлап җибәргән бу  “шәһәрнең мәдәни мөхите” дип аталган проект чынлап та бик күп яшьләргә мәдәният дөньясына юл ача.  Яшь кеше өчен халык каршына чыгып басып, аның белән бер сулышта яшәп алу, аның  рухи дөньясына  күз салу,  үзе үк олы сынау да,  шулай ук олы тәҗрибә дә бит ул.  Шуңа күрә халык та, артистлар үзләре дә “Татнефть идарәсенә күрсәткән ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле, минемчә.

Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.

 

                    

 

                                                 

 

 

Бүген районыбызда үзенә генә хас йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче керәшен халкы бик матур һәм үзенчәлекле булган Питрау бәйрәмен билгеләп үтә.
Питрау - православие динен тотучыларның иң истәлекле көннәренең берсе. Аны икенче төрле “Җыр, моң, табигать бәйрәме” дип әйтергә дә мөмкин. Нәкъ менә шушы көнне табигатьтә зур үзгәрешләр күзәтелә: кошлар сайраудан туктый, бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләренең төнәтмәсен эчсәң, барлык авырулардан да тереләсең, дигән ырымнар яши.
Соңгы елларда районыбызда Питрау бәйрәмен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Районыбызның керәшен авылларында яшәүчеләрнең шатлыгын бу көнне татарлар һәм башка милләт вәкилләре дә уртаклашалар.
Без керәшен халкын борынгыдан ук эш сөючән, гади, якты йөзле, ачык күңелле дип беләбез. Алар бүгенге көндә дә сынатмыйлар, төрле тармакларда тырыш хезмәт куялар, иген үстерәләр, районыбызның социаль-икътисади үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Шул ук вакытта йолаларыбызны саклап, матур итеп күңел дә ача беләләр.
Барлык райондашларны, керәшен дусларыбызны чын күңелдән Питрау бәйрәме белән котлыйм. Тынычлык, татулык, барлык йортка да муллык, бәхет һәм бәрәкәт телим!

"Кояшкай" балалар бакчасында "Шоколад көне" узды. Балалар шоколад турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Тәрбиячеләр әңгәмә үткәрделәр һәм презентация күрсәттеләр. Соңыннан пластилиннан шоколадлы кәнфитләр әзерләделәр һәм "Кафеда" сюжетлы-рольле уенын уйнадылар.



10
июль, 2021 ел
шимбә

«Россия Саклык банкы» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан «Ясалма интеллект өлкәсендә Альянс» Ассоциациясе белән берлектә балалар өчен ясалма интеллект буенча Халыкара конкурс оештырылды.

Конкурс балалар һәм яшьләр арасында ясалма интеллект технологияләре юнәлешен (алга таба – ИИ) популярлаштыру, бөтен дөнья буенча балалар һәм яшьләр өлкәсендә күренекле сәләтләр күрсәткән балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Конкурс 18 яшьтән кечерәк балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган һәм күпчелек бурычларны мәктәп дәрәҗәсендә хәл итү өчен оештырылган. Конкурста катнашу бушлай.


9
июль, 2021 ел
җомга

8 июль көнне 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасында «Чатыр-Тау» тыюлыгы белгече Хәкимова Г. С., Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Азнакай районы буенча МРО начальнигы Сәлахов Р. Р. катнашында экологик чара үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International