ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2021 ел
җомга

   Кичэ Җәлил поселогында «Мәдәни мохит» проекты кысаларында   "җәйге биюләр вакыты" дигән музыкаль   концерт булып узды. Бу чара «Татнефть» ГАҖ һәм «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан   оештырылды. Концерт бик  күңелле, иркен, иҗади атмосферада узды.

   Кичэне оештыручы - Леонтьева Инна И. Ул бик кунелле концерт программасы эзерлэгэн, һәм күп санлы тамашачылар өчен күңел ачу бэйгелэре уткэрергэ дип килгэн: «купторле халыклар биюләре» тематик викторинасында кешелэрне катнаштыру дисенме, «призны ал» дигэн хәрәкәтле уен уйнату дисенме ...  Элбәттә алып баручы узе дэ төрле жанрдагы һәм стильдәге җырлар жырлады.

   Тамашачылар, өлкәннәр һәм балалар кичэдэ бик теләп катнаштылар, лаеклы бүләкләр алдылар, яраткан җырларын җырладылар, дәртле биюлэр биеделәр.

 

                                                            Жэлил шэhэр тибындагы поселок башкарма комитеты.

 

 

8 июльдә беренче тапкыр Җәлил мәдәният сарае мәйданында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Коляскалар парады" гаилә конкурс-фестивале узды.

Кичә, Жэлил поселогында, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары балалар очен  «хәрәкәтчән уеннар» дип исемлэнгэн тагын бер мастер – класс үткәрделэр. Балаларга картоннан киселгән хайван фигураларын бизәргә тәкъдим ителде. Эш барышында балалар, мавыгып китеп, узлэре ясаган хайваннар белэн уйный башладылар. Мастер – класска балалар үзләренең дуслары һәм әти-әниләре белэн килгэннэр. Мавыктыргыч уен физик, акыл ягыннан, социаль һәм эмоциональ дәрәҗәдә кызлар һәм малайларга комплекслы тәэсир итте. Балалар һәм аларның әти-әниләре, уткэрелгэн чаралардан, бик канәгать калдылар.

                                                                  Жэлил шэhэр тибындагы поселок башкарма комитеты.

Кичә Җәлилдэ, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары тарафыннан, балалар очен мастер-класслар уздырылды. Балалар укытучыларны чара башланганчы бер сәгать алдан килеп көтеп тордылар. "Агач көрәкләр ясау" дигән мастер-класс үткәрелде. Агач көрәк-ризык әзерләү инструментларының берсе, әмма аны сәнгать иҗатында нигез буларак та кулланырга мөмкин. Балаларга көрәкләрне акрил буяулар белән бизәргә тәкъдим ителде. Балалар үз эшләре өчен иң якты төсләрне сайладылар. Мондый эш пөхтәлекне һәм сабырлыкны үстерергә ярдәм итә. Ата-аналар һәм балалар  эш нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

                                                               Жэлил шэhэр тибындагы поселок башкарма комитеты.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Юбиляры семейной жизни Сармановского района.
В рамках празднования Дня семьи, любви и верности Глава района  Фарит Мунавирович Хуснуллин поздравил юбиляров семейной жизни Раиса и Ясиру Ибрагимовых, Федора и Магиру Андрияновых, Василия и Ольгу Дмитриевых, 
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Рәис һәм Ясирә Ибраһимовлар, Федор һәм Маһира Андрияновлар, Василий һәм Ольга Дмитриевлар, Өнип һәм Фәүзия Гамировларны Алтын туйлары белән котлады. Юбилярларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге баш белгече Альбина Хадиуллина, туганнары һәм якыннары да изге теләкләрен җиткерделәр. Гаиләләргә муниципаль район башлыгы Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Бүген “Татар Илеге” паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм үтте. Анда Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә катнаштылар.

Гаилә коручыларның барысы да аның иминлеге турында хыяллана. Нәкъ менә шуңа күрә, шушы нурлы, якты бәйрәм уңаеннан ,  «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» хезмәткәрләре "Илек" ял паркында «Семейный оберег» дип исемләнгән интерактив чара үткәрделәр.  Төрле төстәге җепләрдән ясалуы кызыклы мизгел булды, чөнки һәр төс төрле  мәгънәгә ия. Кемдер муллык һәм иминлекне сайлап алды, кемгәдер тынычлык, тотрыклылык һәм хөрмәт мөһим булды, ә бер гаилә барлык төсләрдән дә ясап «гаиләдә берни дә артык булмас», - диде.

08 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Гаилә-ул мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөргән дөнья. Гаилә безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Ул зур яки кечкенә, тату һәм бәхетле була. Бүген Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында «Форпост» үзәге тарафыннан «Гаилә –ул без!" дип аталган рэсем конкурсы уткэрелде.Конкурста 5 гаилә катнашты. Конкурсның шарты-барлык гаилә әгъзаларының кул һәм бармак эзләре ярдәмендә плакат ясау иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә урыннар билгеләнде. Конкурста катнашучыларга бүләкләрне Башкарма комитет җитәкчесе Ф.А. Вәлиев тапшырды. Ул барысына да тынычлык һәм гаилә иминлеге теләде

8 нче июль көнне илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә - ул һәр кеше тормышында иң мөһим нәрсә. Гаилә бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бу уңайдан бик күп чаралар үткәрелде: тәрбиячеләр балалар белән "Гаилә - нәрсә ул?", "Минем яраткан гаиләм" дигән темаларга әңгәмәләр уздырдылар, рәсем күргәзмәсе һәм әти-әниләр белән берлектә " Минем гаиләм логотибы" дигән күргәзмәләр оештырдылар. Бу көнне билгеләп үтү - балаларда үзләренең гаиләләренә карата мәхәббәт, ихтирам һәм хөрмәт хисләре тәрбияли.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Карашай-Саклау авыл җирлегендә бәхетле парларны хөрмәтләү тантанасы узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International