Җәлил мәдәният сарае Хәтер һәм кайгы көненә багышланган истәлек митингы үткәрде.
1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана-дөнья тарихында иң куркыныч сугышларның берсе. Бу дата илебез халкы өчен хәтер һәм кайгы көненә әверелде. Ул миллионлаган гомерне алып киткән, кайгы һәм газап белән һәр йортка бәреп кергән. Илебез өлешенә күпме авырлыклар һәм сынаулар туры килде. Бу сугыш үзеннән соң җимерелгән шәһәрләр һәм авылларны, ятимнәрне, язмыш җимерелгән гаиләләрне калдырса да, Ватан өчен көрәштә халыкның бердәмлеге, батырлыгы һәм какшамас рух көче үрнәге булып тора.
Көчле эсселек куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү
Бөтенроссия Яшьләр көне чаралары кысаларында, Татарстанда гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында яшьләргә хәбәр итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, министрлык тарафыннан 2021 елның 28 июнендә икенче туры эфир үткәрелә.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин азык әзерләүдә катнашучы алдынгы механизаторларны һәм машина йөртүчеләрне бүләкләде.
Бүген 21 июнь көнне 9 нчы сыйныфны тәмамлап, дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы үткән укучылар төп урта белем курсы өчен аттестатларга ия булдылар.
2021 нче елның 21 нче июнендә Сарман муниципаль районы Советының зур залында Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Бүген район Советының утырышлар залында район учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Әлеге бәйрәм башкалары арасында аерым урын тота, чөнки бу көнне без кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген саклаучыларны хөрмәтлибез. Сезнең һөнәр – чиксез игелек, игътибарлылык һәм шәфкатьлелек таләп итә торган көндәлек батырлык ул. Күңел юмартлыгы, кешелеклелек, еш кына үз–үзеңне фида кылу – чын медицина хезмәткәрләренә кирәкле бәяләп бетергесез сыйфатлар.
Район үзәк хастаханәсендә, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында авырулар тәненә сихәт ала. Сез бүгенге катлаулы вәзгыятьтә һөнәри осталыгыгызны, сайлаган эшегезгә тугры булуыгызны һәм ярдәмгә килергә әзерлегегезне күрсәтәсез. Райондашларыбызның савыгып аякка баскач, яхшы кәефе дә, хезмәт уңышлары да, гомер озынлыгы да үз һөнәрегезне ни дәрәҗәдә күңел биреп, намус белән башкаруыгызга бәйле.
Фидакарь хезмәтегез, түземлегегез һәм игелеклелегегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Аерым рәхмәтем ветеран-табибларга. Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, эшкә җаваплы карашыгыз киләчәктә дә халык сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итсен.
Сезгә һөнәри уңышлар һәм иртәге көнгә ышаныч, үзегезгә, гаиләләрегезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм муллык телим.
2021 елның 18-25 июнендә Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.