Карашай Саклау авыл җирлегендә, 12 июнь көнне Карашай Саклау авылында, 13 июнь көнне Чураш авылында милли бәйрәмебез-Сабантуй үткәрелде.
2021 елның 29 июнендә 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Атласов Николай Михайлович гражданнарны кабул итә.
13 июнь көнне Каташ-Каран авылында милли бәйрәмебез-Сабантуй үткәрелде
12 июнь көнне Янурыс авылында милли бәйрәмебез-Сабантуй үткәрелде
Мортыштамак авыл җирлегендә, 13 июнь көнне Колмәт, Мортыштамак авылларында Сабантуй бәйрәме узды.
Илексаз авыл җирлегендә, 13 июнь көнне Илексаз, Игәнә-Баш, Мортыш Баш авылларында Сабантуй бәйрәме узды.
13 июнь көнне Җәлил бистәсендә Сабантуй бәйрәме узды. 1 нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасы коллективы мөдир Гарипова Зөлфия Ринат кызын чын күңелдән тәбрик итә, ул Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Зөлфия Ринатовна коллектив эшчәнлеген иҗади сәләтләрне тормышка ашыруга юнәлдерүче, инициативалы, тәҗрибәле җитәкче. Тыйнаклык, гадилек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, үз эшеңә бирелгәнлек кебек сыйфатларга ия. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.
Сабантуй бәйрәмендә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Гәрәева Миләүшә Равил кызы бистәбез башлыгы Р.А. Кәримовның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Миләүшә Равил кызы - үз эшенең остасы. Ул -балаларның яратуын, әти-әниләрнең хөрмәтен яулаган, хезмәттәшләре арасында абруй казанган тәрбияче. Миләүшә Равил кызы "Ел тәрбиячесе-2020" бәйгесендә призер булды, бистәбезнең иҗтимагый тормышында актив катнаша.
Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы эшендә зур уңышлар телибез.
Югары Чыршылы авыл җирлегендә, 13 июнь көнне Югары Чыршылы авылында, 14 июнь көнне Усай авылында Сабантуй бәйрәме узды.
13 июнь көнне Зур Нөркәй авыл җирлегендә көтеп алынган Сабантуй бәйрәме авыл халкын һәм кунакларны мәйданга җыйды.