ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

4 нче октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хайваннар дөньясына багышланган һәм хайваннарны яклау проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, шулай ук аларга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.Шул уңайдан Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында хайваннарны яклау көненә багышланган «Игелекле куллар» хәйрия акциясе узды. Әлеге акция йортсыз хайваннарга ярдәм итү максатында үткәрелде. Бу чарада катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.

Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан Сарман муниципаль районында укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

4 нче октябрьдә Җәлил бистәсе мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды. Җәлил гимназиясе коллективы ярминкәдә катнашты. Анда җиләк-җимеш-яшелчә продукциясе, консервация, милли камыр ризыклары тәкъдим ителде. 

        Бүген район балалар китапханәсендә Г.Тукайнын тууына 140 ел тулу уңаеннан XV Г.Тукай  исемендәге махсус шигырь укучылар бәйгесен район туры үтте. Анда 6 нчы сыйныф укучылары Эмиль Зәйнеев, Ләйлә Шәйдуллина катнашты.

Бүген Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары укытучыларның җаваплы ролен үз өстенә алдылар. Укучылар дәресләрне әзерләү һәм уздыруга зур энтузиазм белән килделәр.

Дмитрий Юрьевич визиты барышында «Хезмәт кешесен данлыйбыз — 2025» яшь комбайнчылар конкурсын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аның төп бурычы-авылда эшче һөнәрләрен яшьләр арасында популярлаштыру. Сәфәр барышында аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде.

Конкурс 17 һәм 18 октябрьдә Сарман аграр көллияте базасында узачак.

Дүшәмбе иртәнге линейкада укучылар үзләренең укытучыларын бәйрәм белән котладылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары ата-аналар комитеты исеменнән укытучыларга тырыш хезмәтләре, сабырлыклары һәм балаларны кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде. Чөнки укытучылар белем генә биреп калмыйлар, алар өчен игелек, зирәклек һәм гаделлек үрнәге дә булып торалар.

Бүген район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Җыелучыларга җылы котлау сүзләре белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин мөрәҗәгать итте. Ул укытучыларның үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, районның әхлакый ориентирларын һәм интеллектуаль потенциалын формалаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүләрен ассызыклады. Фәрит Мөнәвир улы мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Тәлгать кызы Исмәгыйлова укытучыларга үз һөнәрләренә тугры булулары, укытуда һәм тәрбиядә инновацион алымнары, шулай ук һәр укучыга армый-талмый хезмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук мөгаллимнәргә шәхси өлешләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Мактау грамоталары тапшырды.

Бәйрәм чарасы татар эстрадасы артисткасы Гөлнара Тимерҗанованың чыгышы белән тәмамланды, ул үзенең матур һәм истә калырлык репертуары белән тамашачыларны сөендерде.

Бүген Ләке авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышланган чара үткәрелде. Өлкәннәрне Җирлек башлыгы Антонов Юрий Григорьевич котлады. Чара җырлар, биюләр белән үрелеп барды һәм бәйрәм өстәле артында тәмамланды.

Саклаубаш урта мәктәбендә Укытучылар көненә һәм Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International