ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Бу атна (12.04-17.04) экологик өмәләре белән истә калды.

Соңгы елларда илебездә хәйрия акцияләре арта бара. Шундый чараларның берсе - «Язгы игелек атнасы»Бөтенроссия акциясе. Аның максаты-социаль проблемаларны хәл итүнең һәм халыкның гражданлык активлыгын күтәрүнең мөһим ысулы буларак иреклелек хәрәкәтен үстерү, җәмгыятьне берләштерү, үсеп килүче буында толерантлык һәм мәрхәмәт тәрбияләү. Җәлил икенче санлы урта мәктәбенең "Форпост" отряды активистлары акциягә кушылдылар һәм урманны җыештыруда катнаштылар.


18
апрель, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:


Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 19 апрелендә 5 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 19 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 


17
апрель, 2021 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Консультация-кисәтү турында метеорологик күренеш

сәгать 6дан. 18 сәгатькә кадәр. 18 апрель 2021 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 18 апрелендә көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Президенты Грантына ия булган "И пусть поколения знают" проекты кысаларында  Җәлил поселок китапханәсендә "Ветераннар тормышында иң матур мизгелләр" исемле фотокүргәзмә узды. Бу чарада икенче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Күргәзмәдә китапханә, Хезмәт Даны музее һәм ветераннарның шәхси архивыннан фотолар кулланылды. Күргәзмә белән танышырга теләүче һәркемне  китапханәгә чакырабыз.

17 апрель көнне Сарман гимназиясендә 9нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары ата-аналар белән берлектә БДИ һәм ТДИ имтиханнарын биреп карадылар

Ләшәү-Тамак мәктәбенә Экология һәм Табигый Ресурслар Министрлыгыннан күчмә мобиль машина килде. Экологлар укучылар белән әңгәмә кордылар үзләренең эш тәртипләре белән таныштырдылар.

2021 нче елның 16 нчы апрелендә Сарман муниципаль районында Сәләтле балалар слеты булып узды. Слетта Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында  җиңүче 115 укучы катнашты. Җәлил гимназиясеннән слетка муниципаль этапның 20 җиңүчесе һәм олимпиаданың республика этабы призеры барды. Алар сертификатлар белән бүләкләнделәр.

16 апрель көнне Сарман муниципаль районы Башлыгы призына "Көрәш" буенча ярышлар узды. Менә безнең катнашучыларның нәтиҗәләре: Юнысов Салават Нурсаит улы-2 урын; Бадиков Раушан-1 урын; Абзалов Рамил-2 урын; Гайнетдинов Айрат-2 урын; Гыймаев Ильвир - 2 урын; Шәяхмәтов Инсаф-3 урын.

16 апрель көнне Сарман муниципаль районының Сәләтле балалар слеты узды. Слетта Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында җиңүчеләр катнашты. Алар сертификатлар белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International