Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламәтлек саклау учреждениеләренә капиталь ремонт объектларын карап чыкты, подрядчы оешма вәкилләре белән очрашты.
Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясенең (МАИБ) Татарстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Шамил Кутушев белән очрашты.
Чара барышында районда мөселман эшмәкәрләренең эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген 1 нче номерлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында Сарман районы Башлыгы призына "Көрәш" буенча ярышлар узды.
Дзюдо бүлекчәсе тәрбияләнүчеләре санитар-экологик икеайлыкта катнаштылар
Гражданнарның узара салым акчасына светодиодлы лампочкалар урнаштырылды.
2021 нче елның 16 нчы апрелендә Сарман муниципаль районының Сәләтле балалар слеты булып узды. Слетта Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында 115 җиңүче катнашты. Алар сертификатлар белән бүләкләнде. Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында җиңүчегә Сарман муниципаль районы башлыгы 10000 сумлык грант һәм җиңүче әзерләгән укытучыга 5000 сумлык район башлыгы Гранты тапшырылды.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм укучыларда куркынычсыз яшәү рәвеше , сәламәтлек культурасы тәрбияләү максатыннан Сарманда республикакүләм “Куркынычсыз тәгәрмәч ” бәйгесенең район этабы үтте.
15 нче апрель көнне Сарманда ДАИ-ЮХИДИ хезмәтенең 85 еллыгына багышланган "Куркынычсыз тәгәрмәч-2021" муниципаль конкурсы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Җәлил гимназиясе командасы 2 нче урынны яулады. Ә безнең командада катнашучы Кирилл Федоров 2 нче урынны алды һәм "Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре" номинациясендә грамота белән бүләкләнде. Команданы уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
15.04.2021 Сарманда «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2021» юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары отрядларының республика конкурсының муниципаль этапы узды. Конкурста 17 мәктәптән икешәр кыз һәм малай ярышты. Алар өч төрле ярышта көч сынаштылар. «Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре», «Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре», «Автошәһәрчектә велосипед йөртү». Егетләр, «Автошәһәрчектә велосипед йөртү». Кызлар.
Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе командасы ДАИ - ЮХИДИ хезмәтенең 85 еллыгына багышланган «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2021» район ЮИД отрядларының команда беренчелегендә 1 урынны яулады. Шәхси беренчелек «велосипедны фигуралы йөртү " номинациясендә Мәзидуллин А. - 1 урын, Дәүләтбаева Э. - 1 урын, Сөләйманов А. - 3 урынга лаек булдылар. Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе Сарман районы данын бәйгенең Әлмәт шәһәрендә үтәчәк зона этабында яклаячак.
15 нче апрель көнне Җәлил беренче санлы мәктәбендә 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы булып узды. Рус теле буенча йомгаклау иншасы-унберенче сыйныф укучылары язган эш. Ул «зачет/незачет " принцибы буенча бәяләнә. Сочинение өчен Зачет бердәм дәүләт имтиханына - БДИга кертү өчен мәҗбүри шарт булып тора.