ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Апрель-чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен традицион вакыт, ә өмәләр-теләсә кайсы коллективны берләштерүче күркәм традиция. Мәсәлән, 14.04.20021 елгы коллектив "Батыр" спорт комплексы территориясенә аның язгы күренеше өчен өмәгә чыкты.

Узган елларда “Әлмәт урта мәктәбе " директоры вазыйфасын башкарган Фәттахов Рәҗәб Сабирҗан улы.М. Рәмзигә 15 апрельдә 70 яшь тулды.

14 апель көнне Сарман гимназиясендә хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау отрядлары арасында муниципаль конкурс булды.Конкурс отрядларның эшчәнлеген презентацияләү, эш проектын тапшыру һәм хәрби әзерлек смотры этапларына бүленде.Конкурс нәтиҗәләре буенча Сарман гимназиясе отряды 1 нче урынны яулады.

Илексаз авыл җирлегендә чисталык икеайлыгы кысаларында территория җыештыру эшләре башкарылды.
Чукмарлы авыл җирлегендә 15 апрель көнне өмә оештырылды. Урам, тыкрык, юл тирәләре чистартылды.

Мортыштамак авыл жирлеге территориясен җыештыру

14 апрельда  7 нче "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен "Заманча педагогик технологиялар кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балалаларнытанып - белү үсеше" темасына семинар - практикум үткәрелде.

1-10 нчы март көннәрендә "Яратырга өйрәнегез"дигән V Республика дистанцион тарихи-әдәби конференция булды. Конференциянең максаты-яшь буында патриот хисләре тәрбияләү,  туган як тарихына карата кызыксыну уяту, укучыларның иҗади активлыгын үстерү. Җәлил гимназиясе укучысы Якупов Илназ бу конференциядә җиңүче булды. Укучыбызны жиңүе белән котлыйбыз!


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбеңдә РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы - академик Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов белән   очрашу узды..
Галимнең тормыш юлында аерым урын алып торган мәктәп үз укучысын бик теләп  каршы алды.   Хатыйп Миңнегулов белән очрашуга аның туганнары, классташлары, фикердәшләре, хезмәттәшләре, район мәктәпләренең татар телчеләре һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр килгәннәр иде.  
“Чорлар аша Хатыйп ага киләчәккә юллар сала” дип исемләнгән очрашу –  тирән эчтәлекле, кызыклы итеп оештырылып  укучылар, укытучылар, авылның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды.

Бүген Сарман районына эш визиты белән "Татлизинг" ТР ДУП генераль директоры Илнар Хафизов килде. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев озатып йөрде.

Илнар Фәнил улы Муниципаль архив бинасында ремонт эшләренең барышы белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International