Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбеңдә РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы - академик Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов белән очрашу узды..
Галимнең тормыш юлында аерым урын алып торган мәктәп үз укучысын бик теләп каршы алды. Хатыйп Миңнегулов белән очрашуга аның туганнары, классташлары, фикердәшләре, хезмәттәшләре, район мәктәпләренең татар телчеләре һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр килгәннәр иде.
“Чорлар аша Хатыйп ага киләчәккә юллар сала” дип исемләнгән очрашу – тирән эчтәлекле, кызыклы итеп оештырылып укучылар, укытучылар, авылның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды.