ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2021 ел
җомга

Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Язгы изге эшләр " айлыгы кысаларында оештырылган акциядә актив катнашалар.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика чаралары планын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 29 апрелендә 14: 00 сәгатьтән 15: 30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздыру планлаштырыла.

Юл хәрәкәтендә закон тыңлаучан катнашучыларны тәрбияләү, балаларның сукбайлыгын кисәтү, укучыларда сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше культурасын формалаштыру максатыннан ел саен "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы үткәрелә . 15 апрель көнне Сарман районы яшь отрядлары арасында ДАИ-ЮХИДИ хезмәтенең 85 еллыгына багышланган конкурсның муниципаль этабы үткәрелде.Сарман гимназиясенең 4А сыйныфы укучысы Закиров Алмаз "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр" бәйгесендә шәхси беренчелектә 3 урынны яулады.

   Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең   хокук бозуларны  кисәтү  һәм  булдырмау  отряды  барлык  мәктәп  отрядлары  арасында үткәрелгән  конкурсның  муниципаль этабында катнашты. Бәйге отряд эшчәнлеген  яктырткан иҗади  өлештән, проект эшен  тапшыру  һәм  хәрби  әзерлек   этапларыннан   торды. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп отряды призер булды.Укучыларны  котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Юл хәрәкәтендә закон тыңлаучан катнашучыларны тәрбияләү, балаларның сукбайлыгын кисәтү, укучыларда сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше культурасын формалаштыру максатыннан ел саен "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы үткәрелә . 15 нче апрель көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4-5 нче сыйныф укучылары һәм бу конкурсның муниципаль этабы үткәрелде.

14 апрель көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа алымнар» темасы астында  район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үтте. 2021 ел- Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мөгаллимнәр ачык дәрес, осталык дәресләре карадылар, республика күләмендә туган тел һәм әдәбият дәресләренә кагылган яңалыклар хакында фикер алыштылар. Мәктәптә эшләп килүче музей эшчәнлеге белән таныштылар. РМО җитәкчесе тагын бер тапкыр осталык дәресләренә карата таләпләргә тукталды. РМО утырышы кызыклы, файдалы булды, тыгыз эш шартларында үтте.  


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Безнең  бакчабызда янгынга каршы хезмәт күрсәтү отрядының Зур Нөркәй авылын саклау буенча пост җитәкчесе  Миннуллин Рамиль Рәис улы булып китте.

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешендә уен технологияләрен куллану " темасы буенча Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучылары - логопедларының база мәйданчыгы утырышы. 

Тэги: 5 с

15 апрель көнне Сарман муниципаль районының Ләке авылында реконструкциядән соң янгын җиһазларын карап тоту пунктын ачу тантанасы булды.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Салимгараева Лилия Әкрам кызы "2021 нче ел логотибы" значоклары ясау буенча педагоглар белән мастер-класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International