ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Дәүләт Советы депутаты Глушков Геннадий Николаевичка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәп директоры Идрисова Гөльшат Язкаровна үтенече буенча, безнең оныгыбызга медицина креслосы бүләк итте. Безгә эшләгән игелеге үзенә меңе белән кайтсын!

 Вагаповлар гаиләсе. 

2 нче март көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының зурлар төркемендә "Халыкара хатын-кызлар" көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Балалар үзләренең кадерле әниләрен бәйрәм белән котладылар-җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кадерле әниләр, Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз.Сезгә сәламәтлек, бәхет-шатлык, гаилә бәхете телибез!

Татарстан Республикасында «Һәр мәктәпкә шахмат зоналары» проектын тормышка ашыру кысаларында, Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасы ачылу тантанасы узды

27.02.2021 елда "Батыр" спорт комплексы хезмәткәре Газизова Гөлназ Сәрим кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сезгә Безнең тату коллективыбыз исеменнән сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы һәм бетмәс-төкәнмәс оптимизм телибез. Уңышларыгыз белән шатланыгыз, алга барыгыз һәм уйлаганнарыгызга ирешегез. Туган көнегез белән сезне!

2 март көнне район мәдәният йортында "Язлар матур хатын-кызлар белән..." дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Аңа районның төрле тармакларында хезмәт куючы гүзәл затлары чакырулы иде. Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашкан хатын-кызларга Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләме һәм күчтәнәчләр тапшырды. "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы", "Ел хатын-кызы" бәйгеләренең район hәм зона туры җиңүчеләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова бүләкләде. Сәнгать сөюче ир-егетләрнең матур җырларын, "Жасмин", "Умырзая" хореографик төркемнәре биюләрен залдагылар көчле алкышларга күмделәр.

“Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә музей хезмәткәрләре һәм Мортыш-Тамак ветераннар советы “Чишмә” фольклор ансамбле белән берлектә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган кичә үткәрелде.

Сөлек авылында яшәүче Нурия һәм Фирдавис Закиевлар үзләренең Алтын туйларын билгеләп үттеләр

Кормаш  авылында яшәүче Динмөхәмәтов Шәмгүн Динмөхәмәт  улына 90 яшь тулды.  Аны гомер бәйрәме белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары  Гараева Г.Р., Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Хуҗина Н.Н. котладылар


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә тематик һәм гамәли чаралар узды. «Тормышыгызның имин булуы, үзегездән тора. Кагыйдәләрне белергә, аларны төгәл үтәргә, башкаларны да өйрәтергә сезнең һәркайсыгыз бурычлы", - дип нәтиҗә ясады ОБЖ укытучысы Абдуллин Ф.Н.

Мәгариф системасы хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган ярышларны популярлаштыру, иң көчле спортчыларны һәм командаларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 2021 нче елның 2 нче мартында МБУ "Старт" базасында Сарман муниципаль районы мәгариф системасы хезмәткәрләре командалары арасында биатлон буенча ярыш булды. Шулай ук җитәкчеләр арасында VIP-узыш та  узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International