Бүген 6 а сыйныф укучылары "Форпост" үзәге җитәкчесе белән берлектә Бөтенроссия #ГодКакМыВместе " акциясенә кушылдылар. Берләшү һәм пандемияне Җиңү символы итеп -кызгылт сары җеп бәйләделәр.
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда 1 нче марттан “Онытылмас гореф-гадәтләр” исемле күргәзмә эшли башлады. Ул туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган һәм халкыбызның борынгыдан килгән кул эшләрен чагылдыра. Беренчеләрдән булып күргәзмә белән Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары танышты.
2021 елның февралендә балалар язучысының Агния Львовна Бартога 115 яшь тулды. Аның әсәрләре балаларны сөендерә һәм тәрбияли. Балалар язучының иҗаты турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан Яр Чаллы шәһәренең Муниципаль автоном өстәмә белем бирү учреждениесе «14 нче санлы балалар-яшүсмерләр үзәге» балалар рәсемнәре һәм нәфис уку буенча төбәк конкурсы үткәрде. Балаларны һәм җитәкчеләрен котлыйбыз, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Әни - һәр бала өчен иң якын, туган һәм кадерле сүз. 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары 8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан балалар бакчасында "Әниемә бүләк" дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар. Барлык балалар да әниләрен сөендерергә тырыштылар, һәм алар моңа ирештеләр. Әниләр күргәзмәне караудан бик канәгать калдылар һәм бәйрәм кәефе алдылар.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Элемтә һәм Интернет челтәре аша, шулай ук банк счетларыннан урлашу очраклары ешаю сәбәпле, шулай ук электрон акчаларга карата сезне сак булуыгызны сорыйбыз.
«Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» – әдәби кичә.
26нчы октябрь көнне «Җәлил гимназиясе»ндә планлы эвакуация үткәрелде. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Әхмәдов Ришат Рифкат Һава тревогасы вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген тагын бер кат искә төшерде. Балалар үзләренең бердәмлекләрен күрсәттеләр.
Зәй шәһәрендә эстрада сәнгатенең «Созвездие – Йолдызлык – 2021» ХХІ ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы уза.
2 нче март көнне район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Язлар матур хатын-кызлар белән...” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып үтте. Бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләп, районның иҗтимагый тормышында актив катнашкан һәм хөнәри уңышларга ирешкән хатын-кызларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды. “Ел ир-аты: хатын-кыз карашы”, “Ел хатын-кызы” конкурсының җиңүчеләрен район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова бүләкләде. Бәйрәм чарасы ир-егетләрнең матур җырлары, “Жасмин” һәм “Умырзая” коллективлары биюләре белән үрелеп барды
"Детвора" мәктәп телевидение коллективы район тормышында актив катнашканы өчен Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М. Хөснуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!