22 февраль көнне район оешмаларының ир-егетләр җыелма командалары арасында үткәрелгән мини-футбол буенча чемпионатның финал уеннары узды. Барлыгы 16 команда үзара көч сынашып, аларның дүртесе финалга чыккан иде. Ә калган командалар арасында Кече кубок уйнатылды. Аңа мәгариф бүлеге җыелма командасы лаек булды . Финал уеннары нәтиҗәләре буенча Җиңүче булып беренче номерлы Сарман спорт мәктәбе футболчылары танылдылар. Икенче урынга - муниципаль хезмәткәрләр, өченчегә эшмәкәрләр җыелма командалары чыктылар. Мөселман кардәшләр дүртенче булдылар. Аерым номинацияләр җиңүчеләре дә бүләкләнделәр. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга уеннарның иганәчесе Радик Солтанов белән берлектә район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин Кубоклар, грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Саклаубаш авыл җирлегендә Ватаны Саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чаралар үтте.
«Я помню» акциясенэ кушылып, Ватанны саклаучылар коне унаеннан Боек Ватан сугышында хэлак булган авылдашлар истэлегенэ куелган хэйкэлгэ веноклар салдык
23 февраль – батырлык, рухи көч, үз иленә һәм хәрби бурычына тугрылыкны ир-егетләрнең бәйрәме. Йөз елдан артык тарихы булган Ватанны Саклаучылар Көне буыннар бәйләнешен, данлыклы традицияләрнең дәвамчанлыгын гәүдәләндерә.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән шушы олуг бәйрәм белән котлыйм!Һәр эшегездә зур уңышлар, йортыгызга иминлек, ил-көнебезгә тынычлык, матур киләчәк телим.
Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең яшь армиячеләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Армия чемоданы» традицион Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Балалар Ватанга бурычларын үтәгән ата-бабаларының, әтиләренең һәм абыйларының армия тормышы предметларын, истәлекле әйберләр алып килделәр. Ватанны саклаучыларның язмышы турында сөйләделәр һәм армия хезмәте белән бәйле көнкүреш әйберләрен күрсәттеләр.
Юлтимер авылында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Азалак һәм Юлтимер мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган Азалак –Юлтимер яшьләре командалары арасында хоккей ярышы уткәрелде
Буген Шыгай авылы яшьләре арасында отставкадагы полковник Ягудин Әзһәр Шәрип улының истәлегенә өстәл теннисы уткәрелде.
Яшьләргә Шыгай авылын үстерүдә куп өлеш керткән һәм һәр бер чараларда актив катнашучы иганәчесе Равил Мубаракзянов, ТОС председателе Марат Ганиев, әтисе истәлегенә дип улы Радис Ягудин да грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар
Шыгай авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан обелиск каршында мәңгелек ут кабызылды, венок һәм чәчәкләр куелды.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Укучыларны мөстәкыйль, аңлы һөнәр сайлауга әзерләү һәр шәхеснең гармонияле үсешенең мәҗбүри өлеше булырга һәм укучының хезмәт тәрбиясе белән бәйле рәвештә өзлексез каралырга тиеш. 20 февраль көнне, һөнәри әзерлек кысаларында, Сарман аграр көллиятендә 9 сыйныф укучылары өчен очрашу оештырылды