ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2021 ел
якшәмбе

21 февральдә Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү ЮНЕСКОның Генераль конференциясе тарафыннан 1999 елның 17 ноябрендә игълан ителеп, 2000 елдан башлап бәйрәм ителә.

Бу дата 1952 елның 21 февралендә Бангладеш башкаласы Дакка шәһәрендә туган телләрен - бенгали телен яклап демонстрациягә чыккан, аны илнең дәүләт телләренең берсе дип тануны таләп иткән студентларның полиция пулясыннан һәлак булган көнне искә алу йөзеннән сайлап алынган.

 

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Быел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, бу бәйрәм аеруча әһәмияткә ия.

Телләр һәр аерым халыкның үзенчәлеген һәм төрле халыкларның үзара тыныч яшәвен тәэмин итүдә мөһим роль уйный.

Тел - аерым алынган дәүләтнең тотрыклы үсешенә ирешүнең стратегик факторы һәм төрле илләр арасында гармонияле мөнәсәбәтләрнең гаранты булып тора. Тел - ул халыкның тарихы, аның цивилизациягә һәм мәдәният үсешенә килгән юлы.

Татарстан Республикасында ике рәсми дәүләт теле – рус һәм татар теле бертигез кулланыла. Без бүгенге көндә республикабызда 173 милләт вәкиленең тату гомер кичерүе белән горурланабыз.

Татарстан җирендә күп төрле халыкларның язмышлары бергә кушылган, төрле милләт телләренең үзара синтезының уникаль тәҗрибәсе тупланган, толерантлылык һәм этникара аңлашып яшәү принциплары өйрәнелгән.

Әйтергә кирәк, шулай ук 19 милләт вәкиле безнең Сарман районын үз туган йорты итеп яши.

Кадерле дуслар! Бәйрәм белән котлап, барыгызга да татулык, тынычлык һәм уртак йортыбызның чәчәк атуын телим.


20
февраль, 2021 ел
шимбә

Бүген Җәлил мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган «сафка басарга бар!Анда безнең бистәнең өч мәктәбе укучылары катнаша.

 «Апрель» халык бию ансамблендә катнашучылар (җитәкчесе Вероника Гамирова) Җәлил мәдәният сарае сәхнәсендә мастер-класс күрсәттеләр.

ТР Сарман районы Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә «Татарстан – безнең уртак йортыбыз, Халыклар бердәмлеге, мәдәни һәм телләрнең күптөрлелеге республиканың уникаль байлыгы» дигән темага Парламент укулары узды. Дәресне Сарман муниципаль районы Иске Кәшер авыл җирлеге Советы депутаты Дәүләтҗанов Р.Н. үткәрде. Дәрес барышында Татарстан Республикасында, Сарман районында һәм авыл җирлеге территориясендә яшәүче халыкларның байлыгы нәрсәдә булуы турында фикерләштеләр. Дискуссия ахрында республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген саклау һәм ныгыту  кирәклеге ассызыкланды

20нче февраль көнне Җәлил мәдәният сарае сәхнәсендә “Сафка басарга әзер!”  традицион хәрби-патриотик уены узды.“Җәлил гимназиясе”н  көчле рухлы, батыр һәм кыю егетләр командасы тәкъдим итте. Барлык хис-кичерешләрне сүз беләнгенә тасвирлап бетереп  булмый! Бөтен көчләрен куеп, балалар үзләренең чын  оешкан, бердәм команда булуын исбатладылар. Аларның һәркайсының җайга салынган эше -үз нәтиҗәләрен бирде. Мактаулы беренче урын һәм күчмә КУБОК - “Җәлил гимназиясе”ндә!!!!!!! Сезгә бары тик сәламәтлек һәм яңадан-яңа уңышлар гына  телибез!!!!

20 февраль көнне Морат Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбендә "парламент сәгате үтте.

19 февраль көнне Татарстан Республикасы Югары суды атриумында суд системасының иң яхшы хезмәткәрләрен һәм судьяларны, XIII Массакүләм мәгълүмат чараларында Россия Федерациясенең суд системасы һәм Татарстан Республикасы судларының эшчәнлеген яктырту буенча “Ел Фемидасы-2020” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәре – “Сарман” газетасы баш мөхәррире урынбасары Шәрипова Зөлфия Әнвәр кызы “Татар телендә иң яхшы публикация” номинациясендә җиңү яулады. Аңа Татарстан Республикасы Судьялар советының дипломы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Киләчәктә дә җиңүләр һәм уңышлар юлдаш булуын телибез!

20 февраль көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан, “Туган телем-иркә гөлем” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Укучылар тарафыннан дәүләт телләре буларак  татар һәм рус телләренә багышлап шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Татарстанда барлык халыкларның дус яшәвенә багышлап,  биюләр биелде. Тел турындагы шигырьләрдән торган видеоязма күрсәтелде. Кичәдә китапханәчебез “21 февраль-Туган тел көне”нә багышланган мөрәҗәгать белән таныштырды. Әлеге чара мавыктыргыч, файдалы булды, татар теле укытучысы барлык катнашучыларны туган телне яратырга, аны өйрәнергә, камилләштерергә, сакларга өндәде. Кичә Г.Тукай сүзләренә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. 

19 февраль көнне Казанда Татарстан Республикасы Югары суды атриумында Татарстан Республикасы судларының 2020 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсе кысаларында суд системасының иң яхшы хезмәткәрләрен һәм судьяларны бүләкләү тантанасы үткәрелде. Якташыбыз – Сарман суд районы буенча 1 нче санлы җәмәгать суды участогы судьясы Хаҗиев Айнур Нәҗип улына “Татарстан Республикасында ел судьясы” дигән мактаулы исем бирелде.

Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булуын телибез!

Юнысов Илнур Илдус улы Татарстан Республикасы Прокурорының Рәхмәт хатына лаек булды.

19 февраль көнне Казанда Татарстан Республикасы Югары суды атриумында Татарстан Республикасы судларының 2020 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсе кысаларында бүләкләнүче суд системасының иң яхшы хезмәткәрләре һәм судьялары белән беррәттән тагын бер якташыбызга мәртәбәле бүләк тапшырылды. Сарман суд районы буенча 2 нче санлы җәмәгать суды участогы судьясы Юнысов Илнур Илдус улы Татарстан Республикасы Прокурорының Рәхмәт хатына лаек булды.

Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International